Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Красная Заря"да авыл хуҗалыгы семинары булды (ФОТО)

"Красная Заря" хуҗалыгына керүче Бәерде сөт җитештерү фермасында бүген терлекләрне кышкы чорда тәрбияләүгә күчү буенча семинар булды. Семинарда Биектау районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов һәм идарә белгечләре катнашты. Семинарда катнашучылар терлекләрнең тору шартларын, аларны азык белән тәэмин ителешне, авыл хуҗалыгы техникасының кышкы чорда сакланышын карадылар. Сөт...

"Красная Заря" хуҗалыгына керүче Бәерде сөт җитештерү фермасында бүген терлекләрне кышкы чорда тәрбияләүгә күчү буенча семинар булды.
Семинарда Биектау районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов һәм идарә белгечләре катнашты.
Семинарда катнашучылар терлекләрнең тору шартларын, аларны азык белән тәэмин ителешне, авыл хуҗалыгы техникасының кышкы чорда сакланышын карадылар. Сөт җитештерүне арттыру, эшчеләрнең хезмәт шартларын тәртиптә тоту буенча мәсьәләләр каралды. Семинар тәнкыйтьсез дә узмады. Хуҗалык соңгы елларда начар эшләмәсә дә, әәләни мактанырлык зур үсеш темплары күрсәтми. Шундыктан, әлеге күрсәткечне үзгәртү буенча эшләргә кирәклеге ассызыкланды.
Семинарга килүчеләр хуҗалыктагы уникаль уңай күренешне дә атап киттеләр. "Красная Заря" фермаларындагы сыерларны берсеннән дә быел лейкоз авыруы табылмаган. Әлеге мисалны яхшы күрсәткеч дип аерым атат киттеләр.
Тагын ике атнадан шундый ук семинар "Битаман" хуҗалыгында узачак.
Күргәннәреннән канәгать калдылар. Ел азагына кадәр эәләнәсе эшләр тулаем эшләнелгән дигән фикергә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев