Коркачыкта “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы узды
Коркачык мәдәният йортында “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды.
Утырыш Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек кысаларында барды. Гадәтләнгәнчә, “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышларында кирпеч сугу, самовар комы белән савыт саба чистарту, печән чабу, себерке бәйләү, дару үләннәре җыю, комган ясау, чигү-бәйләү, чишмәдән су алып кайту, исем кушу һәм башка онытылып барган гадәтләрне яңартуга зур игътибар бирелә. Биектауда узган утырышта зәркан сәнгате осталары хатын-кыз түшенә кадый торган брошка ясау серләренә өйрәттеләр. Cоңгы елларда милли дизайнерлар саны арта бара, алар яңа милли формаларны табып халкыбызга тәкъдим итәләр. Милли үзенчәлекләрне истә тотып, яңа әйберләр эшләүчеләр милли мәдәниятне үстерә. Коркачыкта узган чарада “Ак калфак” осталары түш бизәген чигеп күрсәттеләр. Алтын, ефәк җепләр белән чигү борынгыдан калган декоратив сәнгать төре. Элегрәк татарда барлык хатын-кызлар да тегә, чигә белгән. Әбиләр яшь чакта аулак өйләрдә яраткан егетләренә истәлеккә кулъяулыклар чиккәннәр, сөлгеләр тукыганнар.
Коркачык мәдәният йорты мөдире Айгөл Хәйруллина күз күнеккән әйберләрдән дә матурлык тудыра торган кеше. Мәдәният йортында узган осталык дәресе дә аның тарафыннан оештырылды.
“Яшь кызлар һәрвакыт матур булырга тырышканнар. Бүгенге көндә интернетта нинди генә осталык дәресләре юк. Җаның теләгәнен сайлап алырга була. Күптән түгел мин кызларның түш брошкасы ясаганын күрдем һәм кызыксынып киттем һәм үзем дә ясарга өйрәндем. Бүген инде үземнең бу өлкәдәге осталыкны башкалар белән дә уртаклашасым килде”, - ди Айгөл Хәйруллина.
Вак мәрҗәннәр, энҗеләр, энә һәм кәтүк җебе. Чәчәк ясау өчен әнә шундый материаллар кирәк. Айгөл Хәйруллина лилия чәчәген ярата. Аның бүгенге варислары да шул чәчәкне ясап карарага уйлады. Лилия чәчәге татар милли бизәкләрендә еш очрый торган чәчәк.
“Ак калфак”ның Биектау районындагы күчмә утырышы югары дәрәҗәдә эшлекле узды дияргә була, - дип билгеләп үтте «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Биектау районы бүлеге рәисе Гөлсинә Шакирова. - Пандемия вакытында без бер-беребез белән аралашмый да яшәдек. Бүгенге чара бәйрәм кебек узды. Үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу, дуслашу, гореф-гадәтләребезне тагын бер кат искә төшерү өчен менә дигән мәйдан бу.”
Киләсе очрашуда оешма әгъзалары милли калфак тегеп карарга дигән теләк белдерделәр. Биектау осталары өйрәтергә вәгъдә бирде. Чөнки районда уза торган мондый чараларда үзеңнең осталыгыңны сынарга, белмәгәнеңне өйрәнеп кайтырга зур мөмкинлекләр тудырыла.
Галия Ильдарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев