ЯҢАЛЫКЛАР
Коркачык ашлык кабул итү предприятиесе ирекле янгын сүндерү командасы Республикада - беренче! (+ФОТО)
Бүген Биектау районының Усад авылында "Иң яхшы ирекле янгын сүндерү командасын" ачыклау максатыннан уздырыла торган бәйге узды.
Ярышларны тантаналы рәвештә ачуда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәче җитәкчесе Рафис Хәбибуллин да катнашты. Ул бәйгенең яхшы оештырылуын билгеләп үтте.
Бәйгедә барлыгы 270тән артык кеше катнашты.
Беренче урынга Биектау...

Беренче урынга Биектау районы Коркачык ашлык кабул итү предприятиесе ирекле янгын сүндерү командасы лаек булды. Алар ярышның барлык этапларын 2 минут 8 секундта уздылар. Җиңүчегә Чемпион Кубогы һәм төп приз - янгын сүндерү машинасы белән бүләкләнделәр.
Этаплар арасында машинаны ачу, зыян күргән кешегә ярдәм күрсәтү, шартлыча чыгарылган янгынны сүндерү һ.б.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев