Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Корбан турында нәрсә белергә кирәк
Корбан бәйрәме - ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Якынлашып килүче Корбан бәйрәме һәрберебезнең күңеленә иман нуры өстәсә иде. Бу көн безнең өчен кылган гөнаһларыбызның ярлыкануы, Аллаһ кушмаган гамәлләрдән тыелу, үзеңә һәмәйләнә-тирәдәгеләреңә, фәкыйрьләргә, ятимнәргә шатлыкбүләкитүкөнебулараккадерле.Быел мөселманнар өчен изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете 12 сентябрьгә туры килә.Корбан чалуга карата...
Корбан бәйрәме - ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Якынлашып килүче Корбан бәйрәме һәрберебезнең күңеленә иман нуры өстәсә иде. Бу көн безнең өчен кылган гөнаһларыбызның ярлыкануы, Аллаһ кушмаган гамәлләрдән тыелу, үзеңә һәмәйләнә-тирәдәгеләреңә, фәкыйрьләргә, ятимнәргә шатлыкбүләкитүкөнебулараккадерле.Быел мөселманнар өчен изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете 12 сентябрьгә туры килә.Корбан чалуга карата халыкта еш кына сораулар туып тора. Шул сорауларның кайберләренәбез бүген җаваплар әзерләдек.
-Корбан чалу кемгә тиешле?
Корбан чалу төп ихтыяҗларын санамаганда (мәсәлән: торак, кием, машина, өй җиһазлары), байлыгы көмеш нисабы белән 613.35 г (24000 сум) җиткән кешеләргә вәҗиб (мәҗбүри) санала. Икенче төрле әйкәндә, корбан гаете көннәрендә корбан терлеген сатып алу мөмкинлеге булган кеше корбан чалырга тиеш.
-Корбан чалу вакыты
Корбан чалу гаетнамазыннансоңүтәлергәтиеш. Әгәргаетнамазынакадәркорбанчалынганбулса, улкорбан чалу үтәлгәндипсаналмый. МоныңтурындаПәйгамбәр(с.г.в.) хәдисендәәйтелә: «Букөнне без башлаганберенченәрсә - гаетнамазынүтәрбез, аннансоңкайтырбызһәмкорбанчалырбыз, кем болайэшли, шулбезнеңюлыбызданбарыр, ә кем гаеткәкадәркорбан чала, (шуныңчалынганкорбаны) гаиләсеөчениткенәбулыр, ә корбан чалу фарызыаныңөстеннәнтөшмәс».
Корбанөчкөндәвамындачалына: гаеткөннеһәманнансоңгыикекөндәвамында. Гомәр, Гали һәмИбнеГаббасриваятьиткәнхәдисләрдәПәйгамбәр(с.г.в.) әйтте: «Корбан чалу көннәреөчәүһәм аларныңиңхәерлесе-беренчесе».
Корбанчалуныңшартларынатүбәндәгеләркерә: икеартерияне, үңәчне, трахеянекисү.
- Корбанлык өчен нинди хайван сайлау кирәк?
Корбанлык өчен пар тояклы - кәҗә, сарык, дөя, сыер кебек хайваннарны алу кирәк. Каз, үрдәк, күркә кебек кошларны, атларны чалырга ярамый. Шулай бер күзе сукыр, йөри алмаслык аксак, бер колагының, я бер мөгезенең, я койрыгының өчтән бер өлеше киселгән; колаксыз, койрыксыз һәм бик ябык хайваннарны корбанга чалу дөрес түгел. Яшенә килсәк: дөягә - биш яшь; үгез яки сыерга - ике яшь; кәҗә, сарык малына бер яшь булу шарт. Куй сарыгы (бу бары куй сарыгына карый) бик зур һәм симез булып, бер яшьлекләреннән аерылмаса, алты айлыкларын да чалу ярый. Ә эре маллар бу кагыйдәгә карамый. Тик шунысын истән чыгармаска кирәк. Сарык һәм кәҗә бер кеше өчен генә корбан кылына, ә сыер яки дөя - җидешәр кеше өчен (күп дигәндә). Шулай ук бер үзеңә яисә җидедән ким кеше саны булган бер төркемгә дә бер сыер, бер дөя корбан чалу да дөрес. Әгәр араларыннан берсе ит өчен катышса, һичберсенең өлеше корбаннан хисапланмас.
-Корбанны кем чалырга тиеш?
Корбанны үзең чалсаң хәерлерәк. Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында чала алмыйсың икән, корбан чалуны башка кешегә тапшырга мөмкин. Ләкин өч шартны үтәргә кирәк:
1.Корбан чалуны үтәүчедә аны тапшырган кешенең исеменнән чалу нияте булырга тиеш һәм корбан чалуны үтәүче «Әй Аллаһ, бу (корбан) Синнән, һәм Сиңа (кайта), фәләннән кабул ит» дип әйтсә, яхшырак.
2.Корбан чалуны үтәүче мөселман булырга тиеш
3.Корбан чалган өчен чалына торган хайванның ите белән түләнергә тиеш түгел.
-Корбанлыкның ите ничек бүленә?
Итне өч өлешкә бүлү хәерлерәк: өчтән берен үзеңә калдырырга һәм бәйрәм табыны әзерләргә, өчтән берен - туганнарга һәм мохтаҗларга өләшергә һәм калган өчтән берен сакларга калдырырга. Пәйгамбәребез (с. г. в.) түбәндәгечә аңлатты: «Ашагыз, ашатыгыз һәм саклагыз». («Сахих Мөслим». №5064) Түбәндәгечә дә эшләп була: өчтән берен гаиләңә калдырырга, ә өчтән ике өлешен туганнарга, күршеләргә, мохтаҗларга һәм ярлыларга өләшергә. Ә тиресенә килгәндә, аны сатарга, ә акчасын садака итеп бирергә мөмкин.
-Корбан чалмыйча, чалдырмыйча акчасын гына мәчеткә, яки мескеннәргә бирергә ярыймы?
Корбан чалу - кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбәдәтләрнең берсе. Корбан чалуны акча биреп кылына торган гыйбәдәткә әйләндерү дөрес дип әйтеп булмас.
-Корбан чалганда нинди догалар кылырга кирәк?
Корбан чалыр алдыннан корбан иясе яки бугазлаучы, хайванга карап, «Әл-Әнгам» («Терлекләр») сүрәсеннән бер аять укый:
- «Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббилгәәләмиинә ләә шәриикә ләһ» -Әй, Аллаһ, тәхкыйк, минем намазым вә гыйбадәтләрем вә тереклегем һәм үлмәклегем барча галәмнең хуҗасы булган Аллаһ Тәгалә өчен вә Аның кодрәтендәдер. Ул Аллаһ Тәгаләнең һич шәрике юктыр.
Шуннан соң: Йа, Раббым, бер Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, чала торган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал, дип, «Бисмилләәһи, Аллааһү әкбәр», дип малны чаласың.
Догасын гарәпчә укый алмаган кеше: «Йа, Раббым, бөтен кылган гыйбадәтләребез, укыган намазларыбыз, чалган корбаныбыз - барысы да Синең ризалыгың өчен генә, Синең һич тиңдәшең юк», - дип әйтергә тиеш. «Йа, Раббым, Синең ризалыгыңны өмет итеп чалган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, йә булмаса, фәлән кызы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал», - дип, «Бисмилләәһи, Аллааһү әкбәр», - дип, корбан чалганда бернинди гөнаһ та юк.
Чыганаклар: РФ МДН, ТР МДН, Җ.Фазлыев вәгазьләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев