Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Кочканда СПИД иярәме?

Майның һәр өченче якшәмбесендә ел саен Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көне үткәрелә. Әлеге уңайдан, Биектауның 1 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары белән авыруга каршы кисәтү чаралары турында сөйләштеләр. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны СПИДны һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге белгеченә бирделәр.

Укучылар ВИЧ-инфекция, мондый диагноз белән яшәүчеләр, йоктыру чараларын булдырмау турында мәгълүмат туплау өчен актлар залына җыелды. Айрат Сираҗиев СПИДны һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең эше турында сөйләде, ВИЧ-инфекцияне йоктыру юллары турында аңлатты, сорауларга җавап бирде. Укучылар, мәсәлән, тапшырылган канның чисталыгы мәсьәләсен дә күтәрде.
Егетләр һәм кызлар СПИДны җенси юл белән генә түгел, ә маникюр яки татуаж ясатканда да йоктырырга мөмкин икәнен белде. Бигрәк тә, эш инструментларын чисталыкта тотмаган, бер тапкыр гына кулланылучы материаллардан файдаланмаган оешмалар шик тудыра. Шуңа күрә белгеч махсус сертификаты булган осталарга гына мөрәҗәгать итәргә кушты.
Төрле сәбәпләр аркасында чир йоктырган кешеләргә җәмгыятьтә үзләрен ничек тотарга? Мондый диагноз белән ничек яшәргә? Укучылар әлеге һәм башка сорауларга төпле җавап алды.
–  Кызганыч, бүген ВИЧ белән яшәүчеләр бик нык кимсетелә. Мондый чаралар СПИД белән дә яшәргә мөмкин икәнен аңларга ярдәм итә. Тиешле саклану чараларын үтәгәндә, йогышлы чирне йоктыру куркынычы янамый. Балаларда үз сәламәтлегеңә җаваплы караш тәрбияләү мөһим, – дип ассызыклады СПИДны һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең авыруларны кисәтү бүлеге табиб-эпидемиологы Айрат Сираҗиев.
Әлеге юнәлештә алып барылган эшнең нәтиҗәсе дә күз алдында. Үз вакытында халык арасында ВИЧ-инфекция йоктыру күрсәткече кискен артуны киметүгә ирешкәннәр. Хәзер республикада ел саен 800дән артык кешегә әлеге диагноз куела.
– Биектау районында 134 кеше исәптә тора. Быел тагын ике кешегә ВИЧ диагнозы куелды. Соңгы биш елга алынган мәгълүматларга караганда, кимү күрсәткече 3 процент тәшкил итә, – диде Үзәк район хастаханәсе табиб-эпидемиологы Сабина Девликамова.
ВИЧ-инфекциядән беркем дә сакланмаган. Моны һәркем истә тотарга тиеш. Бигрәк тә, яшь буынга бу хакта аңлатырга кирәк.
Галия Ильдарова

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев