Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кисәтү артык булмый

Биектау районында "Тоннель" рейдын үткәрү гадәткә кереп китте. Күптән түгел аның чираттагысы узды. Каменка-Әтнә юлының 15 нче километрында 5.30 минутта Биектау районы Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре юл-транспорт хәрәкәтләре кагыйдәләрен бозучыларга тап була. Исегезгә төшерәбез, 2017 елның ике ае нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау җыелышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүчеләргә юлларның хәвефле урыннарын...

Биектау районында "Тоннель" рейдын үткәрү гадәткә кереп китте. Күптән түгел аның чираттагысы узды. Каменка-Әтнә юлының 15 нче километрында 5.30 минутта Биектау районы Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре юл-транспорт хәрәкәтләре кагыйдәләрен бозучыларга тап була. Исегезгә төшерәбез, 2017 елның ике ае нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау җыелышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүчеләргә юлларның хәвефле урыннарын аерым күзәтчелек астына алырга дигән бурыч куелган иде.
"Тоннель" рейды вакытында юлдагы барлык шоферлар тикшерү үтә. Димәк, юлдан үтүче барлык машиналар да туктатыла һәм "энә күзе аша" үтә. Тәртип бозучылар шунда ук ачыклана. Куркынычсызлык каешын эләктергән булуы, яисә баланың махсус урындыкта утыруы күз салуга ук күренсә, эчке тәртипне алай тиз генә ачыклап булмый. Түләнмичә калган штрафлар шундыйларга керә. Анысын инде базага кереп тикшерергә кирәк.
"ОСАГО" иминият полисларыннан башка гына юлга чыккан шоферлар байтак. Бүген генә берничә шундый шоферны туктаттык, - ди Биектау районы эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе башлыгы Раиль Әминов. - Алдан барган машинаны узу нияте белән каршы яктан килә торган машиналар юлына чыгу очраклары да байтак. Исерек килеш руль артына утырган шоферлар да юк түгел".
"Тоннель" рейдын нәкъ менә шул урында үткәрү дә очраклы түгел. 2016 елның августында бу җирдә юл-транспорт һәлакәте вакытында 1 кеше һәлак булган иде. Шул ук елны әлеге юлның 10 нчы километрында ике машина бәрелешү сәбәпле тагын 1 кеше фаҗигагә тарыган иде. Дөбьяз авылыннан ерак түгел юл-транспорт һәлакәтендә 2 кеше үлде.
"Мондый рейдлар машина шоферларын аварияләрдән йолып калырга ярдәм итәме?" дигән сорауга шоферлар үзләре дә бертавыштан "Әлбәттә, ярдәм итә", дип җавап кайтарды.
Биектау районында Казан-Малмыж, Каменка-Әтнә юллары иң хәвефле юллар исәбендә тора. Киләчәктә оештырылачак рейдлар да юл куркынычсызлыгы дәрәҗәсенә карап билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев