Хуҗасыз этләр дә яратуга мохтаҗ
Биектау районы Дачное бистәсендә яшәүчеләр ике ел буе инде хуҗасыз этләрне салкыннан, ачлыктан саклап киләләр.
Бистәдә этләр моннан ике ел элек пәйда була. Бистә халкы фаразлавынча, Сара кушаматлы этне элеккеге хуҗасы – шәһәрдә яшәүче бакчачы - ташлап киткән булырга мөмкин. Дөрес, Сара дигән кушаматны эткә соңыннан бистәдә яшәүче балалар бирә. Бераз соңрак Сара балалый һәм аның көчегенә балалар Майя дигән кушамат бирәләр. Майяны бистә балалары карап үстерә. Олылар да этләр яныннан китмичә, кизү торып, көчеккә имин генә үсәргә ярдәм итәләр. Бистәдә яшәүчеләр хуҗасыз этләрне үз канатларына сыендырганнар. Аларны балалар да, олылар да ярата. Акча җыеп этләргә оя ясап куйганнар, аларны стерилизацияләгәннәр. Ева Брысаева көн саен этләр янына бар. Аларга ашарга алып килә, назлап, яратып ала. Этләрнең кайчандыр йорт хайваны булганлыгы әллә кайдан күренеп тора. Алар тыныч холыклы, тыңлаучан, назланырга яратучан.
Этләр үз ояларында икәүләшеп көн күрә. Әлбәттә, дүрт аяклы дусларга кырын күз белән караган кешеләр дә бар. Барлык кешеләрнең дә этләргә карата бертигез мөнәсәбәт булуы мөмкин дә түгел. Әмма этләр икесе дә кешеләргә карата дустанә мөнәсәбәттә. Бигрәк тә балаларга шатланалар. Чөнки бистә балалары алар яныннан китеп тә тормый. Тәмле-тәмле ризыклар ташыйлар. Ә этләр мондый мөнәсәбәтне тугры хезмәт белән кайтаралар. Алар бистәне чит-ят кешеләрдән, усал этләрдән саклыйлар.
“Безнең балалар бик ярдәмчел, этләр хәленә дә керә беләләр, - ди бистәдә яшәүче Ирина Анатольевна. – Безнең бистә бакчачылар бистәсе дип атала. Җәй буе үзләренең бакча өйләрендә шәһәр кешеләре яши. Алар күп очракта кышка үзләренең этләрен, мәчеләрен ташлап китәләр. Бистәдә таныш булмаган эт яисә мәче пәйда була икән, бистә балалары күмәкләшеп ярдәм оештыра башлыйлар. Өйдән-өйгә кереп хуҗасыз мәче балаларын тәкъдим итәләр, аларны ашаталар, оялар коралар, салкында җылыталар. Мондый игелекле балаларны күргәч күңелләр шатлана. Әти-әниләр үзләре дә дә балалары үрнәгендә дүрт аяклы дусларга йомшаграк булсалар иде”.
Ирина Анатольевна Дачное бистәсе мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Ул үзе дә этләрне, мәчеләрне ярата. Аның өендә дә хуҗасыз калган эт белән мәче яши. Белка белән Гаврюша бик наяннар, җитезләр, уйнарга яраталар.
Яз килә. Бистәгә тагын үзләренең эт-мәчеләрен ияртеп, шәһәр кешеләре агылачак. Җәй буе бер түбә астында яшәп тә, кулга, холыкка ияләнеп беткән дүрт аяклы җан ияләрен кышкы салкыннар кочагына, ач язмышка дучар итеп ничек ташлап китәргә кирәк? Шул гына йөрәкне әрнетә.
Энҗе Гәрәфиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев