“Хәтер бакчасы” Халыкара акциясенә кушылыйк
Биектау районында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясе узды. Анда Ислейтар һәм Шәһәр яны урманчылыклары катнашты. Ислейтар урман хуҗалыгында агач утырту кебек күркәм гамәл икенче ел рәттән тормышка ашырыла.
Агач утырту өчен көрәк белән чокыр казу әллә ни катлаулы эш түгел. Акциядә катнашучылар үз алларына 1500 агач-куак утырту һәм киләчәктә бу урында бакча ясау бурычы куйганнар иде. Һәм алар аңа ирешү юлында тагын бер адым ясадылар. Ислейтар урманчылыгы Марий Эл республикасы чикләренә үк диярлек урнашкан. Бу бик зур урманчылык. Агачлар утырту традициясе биредә беренче генә ел гамәлгә ашырылмый. Ул “Хәтер бакчасы” акциясенә кадәр үк башланган. Башта әллә ни зур булмаган бакча ясап, анда сугышка киткән биектаулылар истәлегенә аллея һәм обелиск төзеп куярга дигән фикер булган. Участокны узган ел утыртылган усаклар әйләндереп алыр, дип уйланылган. Бу юлы анда тагын юкә һәм миләш агачлары утыртканнар.
- Бу очраклы рәвештә генә сайланган урын түгел. Бөтен кешенең күз алдында булып, аны карап-тәрбияләп торырга да уңайлы булсын өчен, без бакчаның поселокның үзендә булуын теләдек. Агачлар һәрвакыт игътибар үзәгендә булыр, - диде “Ислейтар урман хуҗалыгы” дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Фәнис Гарифуллин.
Агачлар утыртуда урманчылык эшчеләре генә түгел, бакча ясауны күңелләренә якын кабул иткән авыл кешеләре дә катнашкан. Яңа агачлар утырту өчен әлеге участокка тагын Альберт абый да килгән. Мондый актив тормыш рәвеше алып баручыга инде 61 яшь. Бу юлы эшләүче бригадада ул иң өлкәне иде.
- Без мондый мәсьәләләр белән ел саен шатланып шөгыльләнәбез, рәхәтләнеп агачлар утыртабыз. Ул һәрвакытта да иң изге эшләрнең берсе саналган. Мин бит өлкән буын вәкиле, һәм без эшкә ияләнгән кешеләр. Без моны сөенә-сөенә башкарабыз, - дип хисләре белән уртаклашты Альберт Габдрахманов.
“Хәтер бакчасы” - Халыкара акция. Анда катнашу өчен хәтта үз участогың булу да җитә. Бүген акциядә өеңнән чыкмыйча да катнашырга мөмкин. Акцияне оештыручылар үз йортлары белән яшәүчеләргә һәм хәзерге вакытта дачада булучыларга, акцияне социаль челтәрләрдә #СадПамятиДома. хештегы белән хуплап, үз участокларында агач утыртырга киңәш итәләр.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев