Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Хохлово авылындагы чиркәү яңартылырмы?

Биектау районының Хохлово авылындагы чиркәү мәсьәләсен прокуратура үз контроленә алды. Әлеге объект мәдәни мирас дип танылды һәм ул җирле үзидарә балансына кертелергә тиеш. Прокурор контролендә булу чиркәүнең эчке һәм тышкы кыяфәтенә йогынты ясармы?

Хохлово - район үзәгеннән 20 километрда урнашкан авыл. Авылның истәлекле урыны, мәдәни мирас объекты һәм шулай ук авылның үзәге - Изге Гайсә анасы чиркәвенә Введение чиркәве. Әлеге корылманың чиркәү икәнлеген, мөгаен, бинаның архитектура үзенчәлекләреннән һәм стенадагы иконадан гына аңлап буладыр, мөгаен. Чиркәүнең үзе турында мәгълүмат күп түгел - Введенская чиркәве 1704 нче елда төзелгән. XVIII гасыр азагында агачтан эшләнелгән бинаны Преображенск полкының Хохлово авылына идарә иткән премьер-майор Петр Озеров акчасына яңартып таштан торгызалар. Бу чиркәү - рус бароккосы үрнәге. Бина күптәннән инде ташландык хәлдә. Моңа Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау Комитеты аеруча игътибар иткән һәм Биектау районы прокуратурасына дәгъва юллаган. Комитет хезмәткәрләре корылманы тикшереп чыгалар һәм чиркәүнең техник торышы турында акт төзиләр. Шулай ук җирле властьның чиркәүне карамавын һәм милли мирас объектына нинди дә булса чыгымнар планлаштырылмаганлыгын да ачыклыйлар.

Закон таләбе нигезендә теләсә кайсы бина елдан артык вакыт хуҗасыз тора икән, җирле власть аны үз балансына алырга тиеш. Ә бу бит XVIII гасыр чиркәве. Бүгенге көндә чиркәүдә гыйбадәт кылулар уздырылмый.

- Чиркәү авыл өчен мөһим. Бездән иң якындагысы 10 километр ераклыкта урнашкан. Үзегез уйлап карагыз - безнең әбиләр анда барып йөри алалармы? Безнең иконостасны күрдегезме, булдыра алганча үзебез карап торабыз, - дип сөйләде безгә чиркәү тирәсендәрәк очраган Александр Уфрутов.

- Биредә приход булуы, кешеләрнең чиркәүгә йөрүе күренеп торсын өчен, ичмасам, чиркәүгә косметик ремонт булса да ясасыннар иде. Ә болай киләләр дә, безнең Аллаһ йорты янында фотога төшәләр, әмма беркем дә берни дә эшләми, - дип сүзгә кушылды шушы авыл кешесе Владимир Крупнов.

Хәер, Татарстанда дистәләгән чиркәү шундый хәлдә. Без чиркәүне торгызуга күпме чыгым таләп ителәчәген ачыкларга булдык. Фотосурәтләрне экспертларга, таныш архитектор-реставраторларга җибәрдек. Чиркәүне тулысынча тәртипкә китерү эшләре ким дигәндә 200 миллион сумга төшәчәк, дип бәяләделәр. Андый акчалар авыл Советына каян килсен? Чагыштыру өчен әйтеп китсәк, аларның еллык бюджеты нибары 5 миллион сум тәшкил итә.

Элек-электән шулай гадәткә кергән инде - Россиядә чиркәүләрне ремонтлау һәм төзү һәрвакытта да меценатлар һәм чиркәүгә йөрүчеләр җилкәсенә төшкән. Ә чиркәү ихтыяҗларына приход түләгән. Тик Хохловода нибары 30лап кеше яши шул.

Ә ни өчен Татарстан митрополиясенең Хохловодагы чиркәүне үз канаты астына алып, реставрацияләүне матди яктан тәэмин итәсе килми соң? Казан һәм Татарстан митрополиты исеменә рәсми мөрәҗәгать юлладык. Җавап ала алмадык.

Әлегә Биектау прокуратурасы гына аермачык позициядә тора. Чиркәү авыл җирлеге балансына кертелергә һәм милли мирас объектын саклау чыгымнары муниципаль орган бюджетына салынган булырга тиеш. Вазгыять шундый - дәгъва инде судка тапшырылган. Ул ничек хәл ителер? Прокуратура катнашуы йогынты ясармы? Бу сораулар барысы да җавапсыз кала килә.

Хәер, Хохлово авылындагы чиркәү турындагы сюжет телевидениедә күрсәтелгәннән соң шушы авылда яшәүче Александр Уфрутов безгә 30 нчы октябрьдә 10:00 сәгатьтә чиркәүдә гыйбадәт кылу үткәреләчәк, аны Усад авылындагы Изге Троица чиркәве рухание иерей Вячеслав Еременко уздырачак, дип хәбәр итте.

Энҗе ГАРӘФИЕВА, Эльвира МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев