Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Халык уеннары милли тәрбия бирә

22 декабрьдә Биектау районының 3 нче урта мәктәбендә “Сөйләк” («Сказ») дигән этно-мәдәни клуб ачылды (сөйләк - халык авыз иҗатында берәр вакыйга яисә шәхес турында телдән сөйләнә торган хикәя). Бу проектны ТР мәдәният министрлыгы да хуплады. Шуңа күрә клубта дәресләр киң масштаб белән алып барыла. Укучыларга халык көйләре, җырлары, биюләре, халык уеннары буенча осталык дәресләре бирелә. Дәресләрдә балаларның әтиәниләре дә катнаша.

Балалар 4 нче сыйныфка җиткәч аларны халык уеннары белән таныштыра башлыйлар. Укучыларга мондый уеннар бик тә ошый, бит очларындагы кызыллык, йөзләрендәге елмаю шуның дәлиле. Кышкы уеннар бигрәк тә мавыктыргыч.

4 «Б» сыйныфы укучысы Камил Ганиев уенда алган үз хисләрен безгә дә җиткерде: “Уен шундый күңелле, әлбәттә, яратабыз. Түземсезлек белән уен дәресен көтеп алабыз”.

“Ни өчен нәкъ менә халык уеннарына игътибар итүебезне аңлатып үтәм: халык уены балаларны тәртипкә өйрәтә. Балалар бер-берсен тыңлый, аңлый башлый, шул исәптән, олыларны, укытучыларны да. Һәр уеннан тәм табып, яңадан да шуңа әйләнеп кайтуыбызны сорыйлар. Мондый мөгамәлә аларны дәрескә җитди карарга этәрә”, - ди Татьяна Зеленяк.

Укучылар дәреснең тәртибен бик яхшы белә, уен кагыйдәләрен бозарга ярамый. Шул ук вакытта, балалар арасында уен барышында бернинди киеренкелек тә сизелми. Физик ару гына үзен бераз сиздерә. Анысы да файдага гына. Беренчедән, алар саф һавада сәламәтлекләрен ныгытса, икенчедән, уен балаларда игътибарлылык сәләтен арттыра. Ә бу сәләт төгәл фәннәрне үзләштерүдә ярдәм итә.

“Халык уеннарында сәламәтлекне ныгыта торган барлык элементлар да бар. Кешенең психологик халәте яхшы якка үзгәрә, физик ныклыгы арта. Балалар үз алларына уен кагыйдәләре кысаларында билгеле бер максат куеп, йөгереп-узышып уйныйлар, - ди Татьяна Зеленяк.

Мондый дәресләр көн саен алып барыла. Төрле халыкларның хәрәкәтле уеннары, халык фольклоры, традицияләре аша балаларда әхлакый сыйфатлар формалаша. Проект балаларга төп белем бирү программалары белән беррәттән патриотик тәрбия бирү мәсьәләләрен чишүгә дә юнәлдерелгән. Без килгән көнне, мәсәлән, татар халык уеннары көне иде. Малайларның күбесе түбәтәйдән. Мондый дәресләрдә төрле милләт вәкилләре балалары үзе яшәгән җирлектәге халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныша, аларның кабатланмас үзенчәлекләрен, матурлыгын тоя.

Балаларга «Тимербай» уены бигрәк тә хуш килде. Уен бик гади: алып баручы нинди фигура күтәрә, балалар да тиз генә шул фигураны табарга тиеш. Уенда санау элементлары да бар. Балалар саннарны яттан белә инде. Тиздән аларны татар телендә дә өйрәнәчәкләр.

Клуб рәсми рәвештә эшли башлагач та дәресләргә әти-әниләрне дә җәлеп итәчәкләр. Алар да халык уеннарында, аш-су пешерү, тегү, чигү буенча осталык дәресләрендә катнашачаклар.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев