Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кешеләрнең генә түгел, җәнлекләрнең дә төгәл исәбе булырга тиеш

15 нче гыйнвардан республика күләмендә җәнлекләрне кышкы исәпкә алу чаралары уздырыла башлады. Әлеге гамәл Татарстанның хайваннар дөньясын саклау һәм торгызу максатларында тормышка ашырыла. Мондый эшләр Биектау районында да башкарыла. Мониторингның дүрт методикасының берсенә - исәп алуның кышкы маршрутына безнең хәбәрчеләр дә чыкты.

Агачлар куелыгына теләсә нинди машина да үтеп керә алмаганлыктан, урман эченә керү өчен башка машинага күчеп утырырга туры килде. Чөнки кыргый хайваннар азык булган, ә кешеләр күренми торган урыннарда яшиләр. Бер урыннан икенче урынга хәрәкәтләнгәндә яңа яуган кар өстендә аларның эзләре ярылып ята һәм белгечләр теге яки бу якка ничә җәнлекнең узуын шуннан ачыклыйлар. Менә шундый алым белән дүрт аяклыларның һәркайсы исәпкә алына да инде.

- Исәп алу өчен безгә навигатор, маршрутның кайдан узачагы алдан ук әзерләп куелган планшет кирәк булачак. Планшетта әле салкында да яза торган карандаш та булырга тиеш, - дип аңлатты Татарстан Республикасының үсемлекләр-хайваннар дөньясы һәм аерым саклана торган табигый территорияләр тармагында дәүләт күзәтчелеге район бүлеге җитәкчесе Александр Фомин.

Кыргый хайваннарның күпме булуы нәкъ менә шундый исәпкә алу нигезендә ачыклана. Теге яки бу җәнлекне ауларга квоталар да әлеге саннардан чыгып биреләчәк. Исәп нәтиҗәләреннән күренгәнчә, соңгы елларда Дәүләт комитеты хезмәткәрләренең бердәм эш итүләре һәм җитәкчеләрнең профессиональ мөнәсәбәте бәрабәренә кәҗә боланнары (косуля) һәм пошиларның популяциясе шактый артты.

Дәүләт комитеты хезмәткәрләре исәп алу белән генә шөгыльләнмиләр, алар җәнлекләргә Биектау урманнарында үзләрен иркен һәм яхшы хис итеп яшәргә дә булышалар.

- Кыргый хайваннарга кышны мөмкин кадәр җиңелрәк уздырырга мөмкинлекләр тудыру өчен күп нәрсәләр эшләнә. Җәнлекләрне ашату өчен махсус урыннар - утлыклар ясала. Әйтик, кәҗә боланнар печән белән солыны яратып ашыйлар. Кабан дуңгызларына ашлык кирәк. Ә пошиларга – тозлы туфрак. Без боларның барысы белән дә тәэмин итәбез. Узган елдагы кебек быел да кар катламы бик калын. Җәнлекләргә өстәмә азык куела торган урыннарга килеп җитүе авыр, шунлыктан Дәүләт комитеты хезмәткәрләре аларга ясалма сукмаклар ясап куялар, - дип өстәде ТРның үсемлекләр-хайваннар дөньясы һәм аерым саклана торган табигый территорияләр тармагында дәүләт күзәтчелеге район бүлеге җитәкчесе Александр Фомин.

Менә шушы сукмаклардан килеп, җәнлекләр тамакларын туйдыралар, ә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре аларның күпме булуы турында чынбарлыкка туры килә торган мәгълүмат алалар. Мәсәлән, тозлыкка пошилар өчен әледән-әле тоз өстәлеп тора. Кемнең дә булса шундый матур урман җәнлеген күрәсе килсә, мөгезлеләрне якыннан күзәтә ала.

Алган мәгълүматны хезмәткәрләр системага кертәләр, аннары мәгълүматлар биоресурслар буенча Дәүләт комитеты мониторингы бүлегенә җибәрелә һәм анда алар анализлана. Исәп чаралары 10 нчы мартта төгәлләнәчәк.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев