Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кеше гомереннән дә кыйммәтрәк берни дә юк

Коронавирус инфекциясенә кагылышлы тема әле дә булса көн тәртибеннән төшми. Яңа коронавирус инфекциясе һәм аңа каршы көрәш чаралары турында тулырак мәгълүмат алу өчен без Биектау районы үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар табибы Елена Татаринова белән очраштык.

- Елена Аркадьевна, 2021 елга аяк басу белән яңа коронавирус инфекциясе турында сүзләр йөри башлады. Ул пандемия башлангандагы төреннән ниләр белән аерыла, шул турыда аңлатмассызмы? - Коронавирус инфекциясе безгә күптәннән, 10 елдан бирле таныш инде. Әмма яңа коронавирус инфекциясе күп санлы үзгәрешләргә бәйле рәвештә кайбер башка үзлекләр алды. Пандемия башланганда нигездә 60 яшьтән узганнар авырды, балалар һәм яшьләр чирләмәде, авыру җиңел узды, өзлегүләр дә кимрәк күзәтелде. Ә инде икенче дулкынында пандемия авыррак уза. Хәзер яшьрәк кешеләр, балалар күбрәк авырый, өзлегүләр дә ешайды, нигездә - ике яклы пневмония.

- Хәзер инде коронавирус инфекциясен дөрес дәваларга өйрәнделәр. Пандемия башланганда катлаулылыклар күзәтелгән иде.

- Әйе, фән алга бара һәм Россиядә әлеге инфекция баш калкыткан узган елның февраль аеннан бирле тупланган тәҗрибәдә күп үзгәрешләр бар. Без авыруларны Россия, чит илләр тәҗрибәсенә нигезләп төзелгән методик рекомендацияләргә таянып дәвалыйбыз һәм бүгенге көндә әлеге киңәшләрнең тугызынчы версиясен файдаланабыз. Башкача әйткәндә, ай саен диярлек үзгәрешләр кертелә.

- Елена Аркадьевна, массакүләм вакцинацияләү башланды, әмма халык вакцинага тулысынча ышанып бетми әле. Вакцинаның уңай һәм тискәре яклары турында аңлатмассызмы?

- Бүгенге көндә коронавирустан өч вакцина бар, болар - “Спутник V”, “ЭпиВакКорона” һәм Европада, АКШта прививка ясала торган “Файзер”. Безнең вакциналарга килгәндә, алар яңа. Прививкалар әле декабрьдә генә ясала башлады, моңа кадәр клиник сынаулар уздырылды. Хәрби хезмәткәрләр, медицина хезмәткәрләре вакцинацияләнде. Тәҗрибә “Спутник V” вакцинасының 100 % нәтиҗәле булуын күрсәтте. Прививка ясатканнарда ниндидер аңлашылмый торган күренешләр күзәтелмәде. Теләсә кайсы башка төрле вакцинаныкы кебек тән температурасы 38 градуска кадәр күтәрелергә, гәүдәдә сызланулар, арыганлык, хәлсезлек күзәтелергә мөмкин. Алар ике тәүлек дәвамында үзләреннән үзләре бетәләр. Массакүләм вакцинацияләү бара, Биектау үзәк хастаханәсендә “Спутник V” вакцинасы белән декабрьдә прививка ясый башладык. Медицина хезмәткәрләре һәм мәгариф тармагында эшләүчеләргә ясалды инде. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң алар вакцинаның икенче дозасын алдылар. Ике кешенең генә бераз температурасы күтәрелүдән тыш, башкалары барысы да үзләрен яхшы хис итәләр.

- Вакцинацияләү ничек бара?

- Вакцинациягә язылу участок табиблары-терапевтлар аша тормышка ашырыла. Коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга теләгән кеше үзенең участок терапевты янына килергә тиеш. Табиб аны карый, аңлата, гомуми халәтен, ясарга ярыймы-юкмы икәнлеген тикшерә, аннары гына аны процедуралар кабинетына яздыра. Пациентка прививканы кайсы көнне ясаячакларын әйтеп җибәрәләр. Без бер сәгатьтә бишәр кешегә ясыйбыз, чөнки вакцинаның бер флаконы 5 кешегә исәпләнгән. Мондый кыйммәтле даруны әрәм итәргә ярамый. Тиздән вакцинацияләүгә дәүләт хезмәтләренең интернет-порталы аша да язылу мөмкинлеге барлыкка килер, дип уйлыйм. Ул чакта инде терапевт тикшерүе поликлиникага килгән көнне үк уздырылачак.

- Елена Аркадьевна, коронавирустан прививка ясатырга теләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

- Андыйларның соңгы 14 көндә кискен йогышлы авырулар белән авырмаган булулары мөһим. Мондый очракта организм үз хәленә кире кайтсын өчен ике атнадан бер айга кадәр көтәргә кирәк булачак. Прививканы 18 яше тулмаганнарга, йөкле хатыннарга, бала имезүче хатыннарга һәм аллергия реакциясе күзәтелүчеләргә бөтенләй ясатырга ярамый. Шулай ук чагыштырмача каршылыклар да бар, болар - моңа кадәр авырган булу, дәвамлы авыруларның кискенләшүе, мәсәлән, югары кан басымы һәм башка кайбер авырулар, бронхиаль астманың кискенләшүе. Авыруның кискенләшү чоры үтеп, кеше терелгәннән соң ул прививка ясата ала. Вакцинаның икенче компонентына каршылыклар шундый ук һәм аларга беренче компонентка көчле аллергия булу да өстәлә. Ул чакта икенче компонент бөтенләй ясалмый. Шулай ук вакцинацияләүнең ни өчен ике компоненттан торуын да аңлатырга кирәк. Саклагыч антитәнчекләр икенче инъекциядән соң эшләп чыгарыла башлый. Саклагыч титр беренче инъекциядән соң ясалмый. Беренче һәм икенче прививкалар арасында үзеңне сакларга, авыру йоктырмаска тырышырга, шәхси саклану чараларыннан файдаланырга, алкоголь кулланмаска һәм организмны җитди стрессларга дучар итмәскә.

- Күпләр вакцинациядән соң яңадан коронавирус инфекциясе йогарга мөмкинме, дип кызыксыналар.

- Әлбәттә. Вакцина йоктырудан сакламый. Без моны теләсә кайсы вакцинацияләү алдыннан аңлатабыз. Вакцина өзлегүләрдән, авыруның көчәеп китүеннән саклый. Ягъни кеше вирусны йоктырырга мөмкин, әмма авыру шактый җиңелрәк узачак. Өзлегүләр дә, үлем очраклары да булмаячак. Прививкалар нәкъ менә шуның өчен ясала.

- Елена Аркадьевна, икенче вакцинаны ясагач, антитәнчекләр күпме вакыттан соң барлыкка килә?

- Хәзерге вакыттагы күзәтүләргә нигезләнеп икенче компоненттан соң икенче атнага организмда антитәнчекләр булырга тиеш, дип әйтергә мөмкин.

- Коронавируска бәйле вазгыять якын арада үзгәрерме һәм аны җиңү өчен кешеләр нишләргә тиеш?

- Без вируслар дәверендә яшибез. Һәм әлеге инфекция дә, ни кызганыч, тулысынча бетмәячәк, ул калачак. Әмма тормыш алга бара һәм без күп инфекцияләрне йөгәнли алабыз. Шунлыктан үзебезне яңа коронавирус инфекциясеннән ике юл белән куркынычсызландыра алабыз - массакүләм авырып яки мөмкин кадәр күбрәк кеше прививка ясатып. Чөнки коллектив иммунитет булганда, яисә халыкның 80-85 процентында антитәнчекләр барлыкка килгәндә әлеге инфекция гадәти кискен сулыш юллары авырулары кебек узачак. Хәзерге кебек массакүләм авырулар булмаячак. Стационарлар күпләп ябылмаячак, йогышлы авырулар хастаханәсе үз эшен тулысынча үзе башкарачак, башка белгечләр гадәти режимда эшләячәк һәм кешеләр тыныч кына үзләренә кирәкле белгечләрдән тиешле медицина ярдәме алачак.

- Елена Аркадьевна, барысын да тәфсилләп аңлатуыгыз өчен рәхмәт. Газета укучыларда прививка ясату турында башка сораулар калмагандыр һәм алар дөрес юлны сайларлар, дип уйлыйм.

Әңгәмәне Галия ИЛДАРОВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев