Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Күңел биреп эшләгәнне бездә һәркем ярата

Ел саен яз җитү белән җыештыручистарту эшләре, гадәткә кергән өмәләр башлана. Быел кыш китә алмыйча интектерде, шунлыктан өмәләр дә соңга калды. Райондагы кайбер оешмалар аларны башкачарак уздырырга кирәк, дигән карарга килде. Аларда хезмәт куючылар чүп-чар җыю белән түгел, кар тарату белән мәшгуль булдылар. Мәгариф бүлеге, үзәк мәдәният йорты һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре яз килүне якынайту өчен, эш кораллары тотып, урамга чыктылар.

Евгения Денисова һәрвакытта да акыл белән эш итүгә өстенлек бирә. Ул үзенең төп вазифаларын да күтәренке күңел белән башкара, җәмгыятькә файдалы эшләрдә дә шундый ук яхшы кәеф белән катнаша. Бу юлы да ул, компьютерда башкара торган эшләрен күпмедер вакытка калдырып торып, районның төп мәйданчыгына чыгып, язны якынайту эшенә керешкән.

- Хезмәттәшләр белән бергәләп яз килүен тизләтергә, кар таратырга чыктык. Утырып башкара торган кәгазь эшләрен туктатып, кулга көрәк алдык. Мондый эш сәламәтлеккә дә файдалы, кәефне дә күтәрә, - диде Биектау муниципаль районы Башкарма комитетының гомуми бүлек җитәкчесе Евгения Денисова.

Мәдәният хезмәткәрләре дә карга каршы көрәшне шундый ук күтәренке күңел белән башлап җибәргәннәр. Шатланусөенү өчен аларга әллә нинди сәбәпләр дә кирәкми, чөнки төп эшчәнлекләре дә бәйрәм хисе тудыру белән бәйле. Кулларына көрәк тотып эшләгәндә дә аларның йөзләреннән елмаю китми.

- Быел кыш кар бик күп яуды, яз да бераз соңарып килде, шунлыктан без язга тизрәк килергә ярдәм итәргә булдык һәм менә шушындый күңелле бәйрәм оештырдык. Билгеле булганча, мәдәният тармагы гүзәл язны һәрвакыт көтеп ала, - диде үзәк мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Фәрхәд Камалов.

Районда территорияләрне җыештыру буенча төп чаралар җирдә яз тулысынча хакимлек итә башлагач уздырылачак.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев