Кечеләр олыларның эзе һәм мирасы буенча бара
“Бөтен нәрсә гаиләдән килә”. Без мондый сүзләрне еш ишетәбез. Балалар әти-әниләре эзеннән китәләр, аларга охшарга тырышалар. Күпчелек очракта нәкъ менә шулай була да. Без “Гаилә кыйммәтләре” дигән рубрика ачып, гаиләдәге күркәм гадәтләрнең, йолаларның ничек саклануын һәм буыннан буынга ничек тапшырылуын үзебез күзәтергә булдык.
Әлеге циклны Камаловлар гаиләсеннән башлап җибәрәбез. Нәкъ менә шушы гаиләне сайлавыбыз очраклы түгел - Биектау районының иң яхшы гаиләсе буларак, ТР Президенты янына очрашуга быел алар чакырылды.
Камаловлар гаиләсе хаклы рәвештә башкаларга үрнәк булырлык. 30 елдан артык бергә гомер итеп, Рәмзия белән Айдар Камаловлар өч бала үстергәннәр, тормышта килеп туган кыенлыкларны бергәләп җиңгәннәр. ЗАГСка гариза биргән көнне алар елмаеп искә төшерделәр:
- Иң беренче кызыклы хәл - безнең никахлашу. Минем ул көнне температура бик югары иде. Мине җылы килеш “кулга төшерделәр”, дип әйткәндә без һәрчак көлешәбез, - дип сөйләде Айдар Ленарович.
Рәмзия белән Айдар Камаловлар икесе дә Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә эшлиләр. Ире тарих һәм җәмгыять белемен, хатыны математика фәнен укыта. Айдар Ленаровичның педагог һөнәрен сайлавы да очраклы түгел.
- Минем әнием дә, әтием дә - укытучылар. Бездә педагоглар династиясе. Һәм ул берничә буыннан килә, ике яктан да әби-бабайлар да укытучылар булганнар. Кайчандыр эшләгән урыннарында аларны әле дә онытмыйлар. Минем бабам да, әбием дә орден ияләре - икесе дә Ленин ордены белән бүләкләнгәннәр, - дип дәвам итте сүзен Айдар Ленарович.
Камаловлар гаиләсендә балалар тәрбияләүгә бик зур игътибар бирелгән, моңа гаҗәпләнерлек тә түгел: педагоглар нәселендә ничек башкача булсын инде ул! Рәмзия белән Айдар Камаловларның балалары өчесе дә мәктәпне медальгә тәмамлыйлар һәм укуларын дәвам иттерәләр. Уллары Аяз белән Алмаз Гарәп Әмирлекләрендә Нью-Йорк университетында белем алганнар. Кызлары Әдилә әти-әниләре эзеннән киткән һәм инглиз, немец телләре укытучысы дипломы алган. Әти-әниләрне иң сөендергәне - уку йортларына керү баллары бик югары булса да, өчесе дә бюджет бүлекләренә кабул ителгән. Ә менә башлангыч мәктәптә балаларның кайвакыт икеле эләктереп кайткан очраклары булгалаган.
- Икенче класс иде бу, әле билгеләр куя гына башлаган вакыт. Уку буенча ни өчендер икеле алдым. Мин болай әйбәт укый идем, ә ул көнне нишләптер укып кына булмый, гомумән укылмый. Һәм миңа икеле куйдылар. Өйгә кайттым да: "Миңа икеле куйдылар", - дидем. Әтинең ул чакта нык ачуы чыкканы истә. “Хәзер менә икеле алып кайттың, аннары тәмәке тарта һәм сүгенә башларсыңмы?” - диде ул борчылып. Әлеге очрактан соң икеле дә аласы, тәмәке тарту һәм сүгенү турында, гомумән, уйлыйсы да килмәде, - диде Камаловларның уллары Аяз.
Камаловлар гаиләсе элек-электән район һәм республика күләмендәге чараларда актив катнаша. Күп очракта уңышларга ирешәләр. Алар экологиягә бик зур игътибар бирәләр. 2017 нче елда гаилә “Экояз-2017” республика конкурсының “Экогаилә” номинациясендә җиңү яулаган.
- Без чүп-чарны аерым-аерым җыябыз. Кәгазь чүпләрен беркайчан да чыгарып ташламыйбыз. Мәктәптә дә бу гадәтне онытмаска тырышам. Ә өйдә бу инде тормыш рәвешенә әверелгән. Без кәгазь чүпләрен, батарейкаларны, азыктөлек калдыкларын, ипине һәркайсын аерым җыябыз. Азык-төлек калдыкларын һәм ипи сыныкларын мал асраучыларга бирәбез, - диде Рәмзия Римовна.
Бу гамәлләрнең барысы да аларның күңел кушуы буенча эшләнә. Тыйнак, эш сөючән булганнары һәм районның җәмәгать тормышында актив катнашканнары өчен Камаловлар гаиләсе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләгенә лаек булган. Аларны Татарстанның иң яхшы гаиләләренең берсе буларак, очрашуга чакырганнар. Ә инде Президент кулыннан алынган бүләкләр чын мәгънәсендә көтелмәгән шатлык булган.
- Безне бәйрәмгә чакырдылар. Кырымга путевка белән бүләкләячәкләре турында без бары шунда гына белдек. Чыгыш ясаучылар арасында Әдиләгә таныш бер малай бар иде: ул алып баручы булды һәм җырлады. Безгә сертификат бирәчәкләре турында шул малай әйтте. Теркәлгәндә призлар өчен кул куюыбызны сорадылар. Мин кайда һәм нәрсә өчен кул куюымны хәтта укып та тормадым. Менә шулай ул безнең өчен көтелмәгән шатлык булды, - дип, очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты Рәмзия Римовна.
Айдар Ленарович - хезмәт ветераны, “Мәгариф” милли проекты җиңүчесе. Хезмәт эшчәнлеге барышында республика һәм федераль бүләкләргә лаек булган. Рәмзия Римовна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы һәм республика Профсоюзлар федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Хезмәт урыннарында һәм шәхси тормышта уңышка ирешә белүче тату гаиләне яшәешнең барлык чагылышларында башкаларга үрнәк итеп куярлык.
Эрнест АБДУЛАЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев