Казанда беренче тапкыр катлаулы операция кисүсез башкарылды
Казан табиблары беренче тапкыр катлаулы операцияне кисүсез, лапароскопик ысул белән үткәрде. Республика клиник хастаханәсе (РКБ) белгечләре үңәч ертылуы булган пациентны коткарып калды.
63 яшьлек ир-ат көчле косудан соң авыр хәлдә хастаханәгә китерелә. Ул каты авыртуга һәм сулыш алу кыенлыкларына зарлана.
Иң мөһим фактор — вакыт була: пациентны беренче 12 сәгать эчендә китерәләр, ә бу чорда коткару мөмкинлеге аеруча югары.
Хирурглар 2,5 сәгать дәвамында зыянны кисүсез тегеп куя. Мондый операция республикада беренче тапкыр башкарыла.
Хәзер пациентның хәле яхшыра, ул савыгу юлында һәм якын арада өйгә чыгаруга әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев