Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кар-яңгырдан курыкмадылар

28 сентябрь иртәсе безне ишеп-ишеп яуган кар белән каршы алды. Бу датага Өлкәннәр көненә багышланган, Биектау авылы халкы көткән ярминкә билгеләнгән иде. Җомга көнне шундый матур көн булды, ә монда... Бер нишләп булмый: табигатьнең үз законнары. Әмма кар-яңгырга карамастан, ярминкә барыбер булды. Бу көнне" Биектау" спорт комплексы янындагы мәйданга авыл...

28 сентябрь иртәсе безне ишеп-ишеп яуган кар белән каршы алды. Бу датага Өлкәннәр көненә багышланган, Биектау авылы халкы көткән ярминкә билгеләнгән иде. Җомга көнне шундый матур көн булды, ә монда... Бер нишләп булмый: табигатьнең үз законнары. Әмма кар-яңгырга карамастан, ярминкә барыбер булды.

Бу көнне" Биектау" спорт комплексы янындагы мәйданга авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән һәм урта мәктәп-ләрдән товар төягән машиналар агылды. Ярминкәгә анда барасы кешеләр кичтән үк әзерләнә башлыйлар: бәрәңге, кәбестә, ашлык, он төйиләр, терлек чалалар, пакетларга эремчек тутыралар, сәүдә итәсе урыннарны бизәү өчен әйберләр хәстәрлиләр. Барысы да мөмкин кадәр күбрәк продукция сатып, биектаулыларны шатландырырга планлаштыралар. Шуңа күрә бу көнне ярминкәгә килүчеләргә рәхмәт әйтү артык булмас. Һава торышы планнарга үзгәрешләр кертте: сатып алучылар көтелгәнчә үк күп булмады, товар сатып алырга чиратлар тезелмәде, килүчеләре дә, кирәкле товарларын алуга, тизрәк кайтып китү ягын карадылар. Әмма шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мин сөйләшкән бер генә сатучы да юкка кил-гәнбез дип зарланмады.

- Кичә үгез суйдык, әйбәт ит алып килдек. Өлкәннәр көне хөрмәтенә ветераннарга 10 процентлы ташлама ясыйбыз. Һәр сатып алучыга сөенә-сөенә хезмәт күрсәтәбез, - диде "Красная заря" авыл хуҗалыгы кооперативыннан килгән Фәнис Йосыпов.

Һәрвакыттагыча, Дөбъяз фермерлары Минсинә һәм Ленар Латыйповлар тулы әзерлектә килгәннәр. Әлеге ярминкәгә алып бару өчен алар ике үгез суйганнар, итне пенсионерларга ташлама белән саттылар.

- Һава торышы гына комачаулык тудырды, гадәттә халык күп җыела, кешеләр чиратка тезеләләр иде. Мондагы ярминкә ябылганнан соң Караваевога барырбыз дип торабыз, - диде оптимистка Минсинә. - Итнең бер өлешен әле шәһәрдә дә сата алырбыз, дип өметләнәбез.

"Бөреле"дән ике машина белән бәрәңге һәм кәбестә алып килгәннәр.

- Һава торышы комачаулады, әлбәттә, әмма халыкның барыбер кышка азык-төлек хәстәрлисе бар бит, шуңа күрә сатып алучылар, берәм-берәм булса да, киләләр. Алар теләгәнчә үк күп булмасалар да, сәүдә нокталары кешесез тормый. Без һәркемгә шат, - диделәр Бөреле сатучылары.

Мәктәпләр директорлары җитәкчелегендә килгәннәр. Алар мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчәләр белән сату иттеләр, өстәлләрендә маринадланган кыяр, помидорлар, шулай ук компот һәм кайнатмалар да бар иде.

Ярминкә ачылганнан башлап, азагына кадәр "Социаль такси" йөреп торды. Аның эшен социаль яклау бүлеге белгечләре көйләп-күзәтеп торды. Транспорт сатып алынган продукцияне пенсионерларның өйләренә һәм квартираларына кадәр илтте.

- Өлкәннәр көне хөрмәтенә без «Муллык кәрзиннәре» («Корзина добра») әзерләдек һәм аларны җиде пенсионерга тапшырдык, - диде бүлек начальнигы Рания Гайнетдинова. - Кәрзиннәргә салу өчен азык-төлекне «Каенлык», «Татарстан», «Бөреле» авыл хуҗалыгы предприятиеләре бирде. Өлкәннәр ункөнлеге барышында Саба, Арча районнарындагы ветераннар интернат-йортларында яшәүче пенсионерларыбыз янына хәл белергә барачакбыз. Котлап, күчтәнәчләр тапшырачакбыз.

Биектау артистлары дәртле җырлары белән сатучылар һәм ярминкәгә килүчеләрнең күңелен күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев