Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Кар, саф һава һәм чаңгы

7 февральдә Биектау тимер юл станциясе җирлегендәге чаңгы базасында «Высокогорские вести» - «Биектау хәбәрләре» газеталары призына мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары узды. Ярышлар быел икенче тапкыр үткәрелде. Чаңгы узышларында катнашырга районның барлык мәктәпләреннән яшь чаңгычылар килгән иде. Һава торышы да бик матур булып, чаңгы шуу өчен менә дигән көн булды. Стартка районның 15 мәктәбеннән сиксәннән артык укучы басты.

Ярышларны тантаналы ачу барышында яшь чаңгычыларны районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Станислав Чапурин һәм «Татмедиа» филиалы «Высокогорские вести» - «Биектау хәбәрләре» газеталары редакциясе җитәкчесе Эльвира Мостафина сәламләде.

“Мин сезне бүгенге спорт чарасы белән тәбрик итәм. Афәрин, сез бүген саф һавада, димәк сез авырмыйсыз, сез сафта, сез чаңгыда. Гаджет, телефоннарны кырыйга куеп, массакүләм спорт төре белән мавыгуыгыз үзе бер җиңү инде ул”, - диде «Татмедиа» филиалы җитәкчесе Эльвира Мостафина.

Ярышлар ике төрле яшь категориясендә уздырылды. Беренчеләрдән булып стартка 5-6 сыйныфларда укучы кызлар басты. Алар килгәч, трассага шул ук сыйныфларда укучы малайлар китте. Малайлар дистанциясе бераз гына озынрак иде. Һәрхәлдә, балаларның һәрберсе 5 минуттан да соңга калмыйча финишка килеп җитте. Кемнәрдер бик җиңел килеп җитте, кемнәрнедер бу ара да бик авырдан суларга мәҗбүр итте. Бөреле мәктәбеннән Бобрышев Артем финишка иң беренчеләрдән булып килде.

«Мин бу ярышларга махсус әзерләндем. Әлбәттә, дулкынландым. Алга таба да чаңгы спорты белән шөгыльләнергә телим», - диде Артем. Ул алтын медальгә лаек булды.

Өлкән сыйныф укучылары арасында узган ярышлар чын мәгънәсендә киеренке булды. Кайберәүләр стартта ук егылып калды. Шул сәбәпле катнашучылар арасында ара һәм вакыт ераклыгы шактый сизелде. Виктор Евграфов иң беренче секундларда ук үзенең көчле спортчы икәнлеген күрсәтергә өлгерде. Ул республика күләмендә уздырыла торган ярышларда да призлы урыннарны яулый. Аның җиңәчәгенә бер генә кеше дә шикләнмәде. Икенче булып финишка Батырханов Ильяс килде. Ильяс та көчле чаңгычы, күптән түгел генә Красноярск шәһәрендә узган Бөтенроссия ярышларыннан кайтты.

“Беренче урынны алган Виктор инде ул чын спортчы кебек чаба. Мин ул барында беренче урынны алам дип уйламыйм да, аның артыннан калышмаска тырышып чабам да чабам. Мин үзем профессиональ дәрәҗәдә тау чаңгысы спорты белән шөгыльләнәм, бүгенге көндә Татарстан командасы составында чыгыш ясыйм. Киләчәктә дә шул спорт төре белән шөгыльләнүемне дәвам итәчәкмен”, - диде Ильяс Батырханов.

Кызлар арасында барган ярышларда беренче булып Александра Варламова килде. Ул үзенең көндәшләрен бер минутка артта калдырды. Искәртеп үтәргә кирәк, кызлар да, малайлар да бер үк тренер кулы астында шөгыльләнәләр.

«Минем әле чаңгыга басуыма 3 кенә ел. Миңа бик ошый, нәтиҗәмнән дә канәгать”, - ди җиңүче кыз Александра Варламова.

Чаңгы ярышлары нәтиҗәләре анда катнашу чыларның ГТО зачетына кертеләчәк. Иң мөһиме, саф һава, кояшлы көн балаларның кәефен күтәрде, ә иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән бүләкләр спорт бәйрәмен кабатланмас төсмерләргә күмде.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев