Каникулларда куркынычсызлык турында онытырга ярамый!
2021 елның 5 аенда Татарстан Республикасында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 168 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде һәм аларда 8 бала һәлак булды, 172 бала тән җәрәхәтләренә дучар ителде.
Кадерле балалар!
Юлларда игътибарлы булыгыз һәм тәртипсезләнмәгез. Юлны моның өчен махсус билгеләнгән урыннардан гына чыгыгыз. Юл аша чыкканда карарга һәм игътибарны тупларга комачаулаучы әйберләрне: гаджетларны һәм колакчыннарны, капюшон һәм кулчатырларны алып куегыз. Транспорт чараларының, сезне уздырып җибәрү өчен туктап калганнарына инанмыйча, юлга атламагыз.
- Дәүләт автоинспекциясе яктылык кайтаргыч элементлардан файдаланырга бу турыда онытмаска киңәш итә. Аларны өске киемнәргә, рюкзакларга руль артында утыручы кеше юлдан баручы балаларны алдан ук күреп килерлек итеп беркетергә кирәк. Саклагыз үзегезне! - Биектау районы буенча Юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Раил Гаязов “Чыршы” балалар спорт-сәламәтләндерү лагеренда укучыларга менә шундый аңлату, өндәү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев