Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Кабатланмас якты талант иясе. Бүген Салих Сәйдәшевның туган көне

2016 елның 3 декабрендә кабатланмас якты талант иясе, халкыбызның сөекле композиторы Салих Җамалетдин улы Сәйдәшевнең тууына 116 ел тула. Татар музыка сәнгате талантларның күплеге белән генә түгел, ул аларның төрлелеге белән безне хәйранга калдыра. Алар арасында күренекле татар композиторы С.Сәйдәшев үзенең бөеклеге белән аерылып тора. Аның милләтебез тормышында һәм татар...

2016 елның 3 декабрендә кабатланмас якты талант иясе, халкыбызның сөекле композиторы Салих Җамалетдин улы Сәйдәшевнең тууына 116 ел тула.
Татар музыка сәнгате талантларның күплеге белән генә түгел, ул аларның төрлелеге белән безне хәйранга калдыра. Алар арасында күренекле татар композиторы С.Сәйдәшев үзенең бөеклеге белән аерылып тора. Аның милләтебез тормышында һәм татар музыка сәнгатендә беркемне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны бар.
Ул, талантлы композитор булуы белән бергә, халыкчан иҗат итә белү сәләтенә дә ия. Шуңа күрә аның иҗаты милли, халыкчан, әсәрләре тирән мәгънәле, кызыклы, тынлаган саен тынлыйсы килә. Салих Сәйдәшев музыкасы үзенең эчкерсезлеге, матурлыгы, затлылыгы белән дулкынландыра, моңландыра, яктылыкка, яхшылыкка чакыра. Ул гаҗәеп күпкырлы талант иясе: тиндәшсез композитор да, дирижер да, пианист та, педагог та.Үзе исән чакта ук дан һәм шөһрәт казанган булуы белән бергә, ул - зур югалтулар, тирән фаҗигалар һәм иҗат газаплары кичергән шәхес.
С.Сәйдәшевнең тирән эшчәнлеге безне уйланырга мәҗбүр итә. Хәзерге вакытта татар музыкасында, бигрәк тә җыр жанрында барган үзгәрешләр-торган саен күбрәк рус чит ил мелодикасының һәм ритмының үтеп керүе - күпмедер дәрәҗәдә Сәйдәшевне оныту, кайчандыр ул салган милли музыка нигезләренең какшавы, йомшаруы белән дә аңлатыла.
С.Сәйдәшев нинди генә дәрәҗәгә ирешсә дә кечелекле һәм кешелекле, тыйнак һәм сабыр, ипле, ихлас кеше буларак ул аерылып торган. Бүгенге көндә аның иҗатын өйрәнүче галимнәр күп дип әйтеп булмый.
С.Сәйдәшевнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган, ул безнең милли горурлыгыбыз. "Шигъриятта безнең классик язучыбыз Тукай булса, музыкада Салих Сәйдәшев" дип язган Мөхәммәт Садри. Ул чын профессиональ композитор. Халкыбызның гасырлар буена тупланган милли музыкасын бөтендөнья музыка мирасы югарылыгына күтәргән кеше. Ул - бөек татар композиторы.
Сәйдәшевләр буыны акрынлап китеп бара. Бүгенге көндә аның замандашлары һәм фикердәшләре юк инде. Ләкин ул тудырган музыка халык күңелендә яши бирә. Без яшь буын үзебезнең талантлы композиторларыбызның иҗатларын онытмаска, аларны
киләчәк буыннарга җиткерәсе кешеләр. Әгәр без дә онытсак, киләчәк буын турында әйтеп торасы да калмый инде.
Бүген бары тик шуны гына әйтергә була: милли музыкабызның үзенчәлеген, моңын югалту милли телне, димәк, милләтнең үзен югалтуга тиң, чөнки милләт рухы нәкъ менә милли музыкада чагыла.
Моңы булган халыкның теле була,
Теле булган халыкның милләте була,
Милләте булган халыкның дәүләте була,
Дәүләте булса, ул тарихта кала.
Редакциядән: Салих Сәйдәшевның бабасы яхшы хәлле крестьян булып саналган. Ул Биектау районының Өбрә авылында яшәгән. Аның Бикмөхәммәт, Мөхәммәди, Җамалетдин, Сабирҗан атлы уллары була. Җамалетдин дигәне Салих Сәйдәшевның әтисе.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев