Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Истәлекләр белән бәйле матур очрашу

Чернышевка мәдәният йортында татар язучысы, Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе Рафис Корбан белән очрашу уздырылды. Ул драматургның 65 яшьлек юбилеена багышланды. Әлеге чара “Театр һәркем өчен” проекты кысаларында үткәрелде.

Рафис Корбанның юбилеена багышланган бәйрәмгә әдипнең иҗат юлын бергә узган иң якын кешеләре, укытучылары, хезмәттәшләре, дуслары җыелды. Тантананы Рафис Корбанның “Керпе малае” әсәре буенча әзерләнгән спектакль белән Коркачык балалар курчак театры ачып җибәрде. Абруйлы кунаклар арасында Татарстан Республикасының Язучылар Союзы рәисе Ркаил Зәйдулла, язучыпрозаик Солтан Шәмси, язучы Зиннур Хөснияр, шагыйрь Равил Рахмани һәм башка күп кенә күренекле шәхесләр булды. Юбилярны котлап, алар бик күп җылы сүзләр әйттеләр.

- Рафис Корбанның әсәрләре татар әдәбиятына яңа агым булып килеп керде. Автор башкалардан аерылып тора торган үзенә бер төрле кеше, аның әсәрләре дә үзенчәлекле, - диде Ркаил Зәйдулла.

Социаль мәсьәләләр буенча Биектау районы Башлыгы урынбасары Ринат Сабирҗанов якташына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул шулай ук безнең районда эшләп килүче “Каләмдәшләр” шигърият клубы эшчәнлегендә катнашуы, кураторлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүе өчен язучыга рәхмәт белдерде.

Әлеге чарада шулай ук язучыга багышлап, Биектау районы үзәк китапханәсе оештырган акциядә катнашучыларга сертификатлар һәм китаплар да тапшырдылар.

- Безнең очрашуда, язучылардан тыш, район җитәкчеләре, мәдәният бүлеге җитәкчесе, шулай ук “Ак калфак” һәм “Каләмдәшләр” иҗтимагый оешмалары вәкилләре дә катнаша. Алар барысы да бүген якташыбызны һәм хөрмәтле юбилярны котларга килделәр, - диде “Биектау районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” директоры Лилия Хәмидуллина.

Юбилей кичәсе зал тулы халык белән дустанә, җылы мөнәсәбәттә узды. Юбилярны котларга мәктәп укучылары да, Рафис Корбанның уытучылары да килгән иде.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев