ЯҢАЛЫКЛАР
“Иске-Казан түгәрәк уены” фестиваленә чакырабыз
Иртәгә, 13 майда Шәпше авылында "Иске-Казан түгәрәк уены" татар фольклоры фестивале узачак.
Бәйрәм концерты иртәнге сәгать 9.00 да авыл мәдәният йортында башланып китә. Әлеге фестиваль республиканың мәдәни тормышында үз урынын алып өлгерде. "Иске-Казан түгәрәк уены" халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклауны, аларны бар булганы белән яшьләргә һәм үсеп килүче буынга тапшыруны максат...
Иртәгә, 13 майда Шәпше авылында "Иске-Казан түгәрәк уены" татар фольклоры фестивале узачак.
Бәйрәм концерты иртәнге сәгать 9.00 да авыл мәдәният йортында башланып китә. Әлеге фестиваль республиканың мәдәни тормышында үз урынын алып өлгерде. "Иске-Казан түгәрәк уены" халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклауны, аларны бар булганы белән яшьләргә һәм үсеп килүче буынга тапшыруны максат итеп куя.
Фестиваль-бәйге 7 номинациядә уза: халык җыры, инструменталь музыка, гөсләдә уйнау, фольклор-этнографик күренеш, халык биюе, лиро-эпик әсәр, борынгы чор фольклоры реконструкциясе. Болардан тыш фестиваль барышында «Такмак әйтеш» ярышы да уздырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев