Ишегалдында саф һавада уйнау сәламәтлекне ныгыта
“Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы Үзәге ишегалды уеннарына өйрәтү технологиясен гамәлгә ашыра. Шушы уңайдан хәтта китап, башкача әйткәндә, ишегалды уеннары турында өлкәннәр һәм балалар өчен методик ярдәмлек тә әзерләп чыгарылган. Күз алдына китерәсезме - кулыгызда балалар уеннарын тасвирлап язган китап булса, балачагыгыз ничек күңелле узар иде! Үзәк белгечләре райондагы авыл җирлекләрендә балалар белән вакыттан-вакытка төрле уеннар оештырып торалар. Шундый интерактивларның берсендә без дә булдык.
Моннан 10 еллар элек өлкәннәрнең балаларны резинкалы яки класслы уйнарга өйрәтүләрен күз алдына китерүе дә кыен. Хәзер исә тормыш чынбарлыгы үзенең таләпләрен куя һәм балаларның бөтен игътибары социаль челтәрләргә һәм компьютер уеннарына юнәлтелгән. “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы Үзәге хезмәткәрләре җәй көннәрендә ишегалдындагы уеннарның ни дәрәҗәдә кызыклы булуларын күрсәтү өчен Чыпчык авыл җирлегенә килделәр.
Моннан алдагы елларда балалар әти-әниләре белән диңгез буйларына китсәләр яки балалар лагерьларында ял итсәләр, хәзер пандемия аркасында мавыгулар, кызыксынулар турында үзләренә уйланырга туры килә.
Безгә Чыпчык авыл җирлеге урамнарында дуслары белән Камилә Сафина очрады. Камилә көннәрне дус кызлары белән бассейннарда уздыруы, алар белән ишегалды уеннарын уйнавы турында әйтте. Аның апасы һәм ике дус кызы да офлайн уеннарга өстенлек бирәләр икән.
- Җәй көннәрендә без скейтларда, роликларда йөрергә яратабыз, - диде Лилиана Сафина.
Уйлый калсаң, ишегалды уеннары барысы да балаларның үзләренең күзаллауларыннан барлыкка килә. Әйтик, ни өчен качышлы уен мәскәүчә дип атала? Моңа җавапны берәү дә белми. Аның каравы бу уенны Чыпчыкта гына түгел, бөтен җирдә дә яраталар.
Качышлы уеннан тыш “вышибалы” уены да бик таралган. “Өмет” Үзәге белгечләренең балалар белән очрашуы шуннан башланды да инде. Андый уеннарны уздыру буенча киңәшләр “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы Үзәгендә эшләүчеләрнең берсенең китабында тупланган.
Татьяна Палачева - 2015 нче елда чыккан әлеге монография авторларының берсе. Анда тасвирланган һәр уен кулланылышта.
- Хәзерге вакытта заман балалары “штандер”, “выручалочки”, “разрывные цепи” дигән уеннарның мәгънәсенә төшенеп тә җитмиләр. Безнең бурыч - балаларның интеллектуаль һәм психологик яктан аңнары камилләшсен өчен, уен эшчәнлегенең әлеге төрләрен яңартудан гыйбарәт тә инде, - диде Татьяна Палачева.
Ишегалды уеннары нигездә 5-12 яшьлек балалар өчен. Бу чорда нәкъ менә тормышка яраклашу, җайлашу процессы бара. Чөнки алда - үзенең проблемалары белән үсмерлек чоры. Уен эшчәнлегенең әлеге чорын узган өлкәннәр, кагыйдә буларак, тормышка яхшырак яраклаша һәм нинди милләттән булуның, муллык дәрәҗәсенең хәлиткеч роль уйнамавын да беләләр. Балачак дусларын кеше гомере буена да онытмый - монысын да истән чыгарырга ярамый.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев