Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Биектау районында исерек машина йөртүче җәяүлене таптаткан
Кеше галәмне үзенә буйсындырды, фәннең барлык өлкәләрендә дә диярлек зур-зур ачышлар ясады, ачлык-ялангачлыкны җиңде, ә менә үзенең начар гадәтләреннән арына алмады. Ни кызганыч, шушы гадәтләр аркасында бернинди гаебе булмаган кешеләр һәлак була... 19 октябрь көнне 17сәгать 24 минутта Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегенә бер кеше (Э.) "Каенлык" поселогындагы...
Кеше галәмне үзенә буйсындырды, фәннең барлык өлкәләрендә дә диярлек зур-зур ачышлар ясады, ачлык-ялангачлыкны җиңде, ә менә үзенең начар гадәтләреннән арына алмады. Ни кызганыч, шушы гадәтләр аркасында бернинди гаебе булмаган кешеләр һәлак була...
19 октябрь көнне 17сәгать 24 минутта Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегенә бер кеше (Э.) "Каенлык" поселогындагы "Чат" кибете янында җәяүлене таптатулары турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, таптаткан автомашина юл-транспорт фаҗигасе булган урыннан китеп барган.
Әлеге факт буенча бу урынга бүлек җитәкчеләре, шулай ук юл-патрульлек хезмәте инспекциясе хезмәткәрләре составында көчәйтелгән тикшерү-оператив төркем (СОГ) килеп җитте.
Тикшерүләрдән соң таптату очрагының тәүлекнең караңгы вакытында булуы ачыкланды. Автомашина көпчәкләренең тәгәрәмичә шуып барган эзләренә карап фикер йөрткәндә ул төп юлдан читкә тайпылган булган. Кешене машина бамперының алгы өлештәге уң ягы бәрдергән.
Тикшерү барышында бампер кисәкчекләре буенча машинаның төсе нинди булуы беленде, белгечләр ярдәмендә маркасы һәм моделе ачыкланды.
20 октябрьдә инде Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264 нче маддәсенең 3 нче өлешендә күздә тотылган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды. Кеше таптатканнан соң шофер, Россия Федерациясенең Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.5 пунктларын бозып, фаҗига булган урыннан китеп барган.
Әлеге юл-транспорт фаҗигасенә тарыган Г. шул урында ук һәлак булган.
Бергәләп уздырылган оператив-эзләү чаралары, М-7 һәм Казан-Малмыж юлыннан алынган видеоматериалларны өйрәнгәндә ЮХИДИ һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләренең бердәм эшләве автомашинаның дәүләт теркәү номерларын белергә мөмкинлек бирде. Аннары тикшерү-оператив төркем тарафыннан автомашинаның кайда икәнлеге ачыкланды.
21 октябрьдә аның шоферыннан сорау алынды. Ул, гаебен танып, күрсәтмәләр бирде, җәяүлене исерек хәлдә таптатуын аңлатты.
Айрат ӘХМӘТГАЛИЕВ,
Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегенең тикшерү бүлеге начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев