Иртәгә Өбрә авылында Салих Сәйдәшев музее ачылу танатансы була
Иртәгә 18 май - Халыкара музейлар көнендә - 14:00 сәгатьтә Биектау районы Өбрә авылында бөек татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салган Салих Сәйдәшев музеен ачу тантанасы булачак. Тантаналы чарага республикабыз күләмендә билгеле булган кешеләр да кайтуы көтелә. Алар арасында «Казан Кремле» тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы» директоры Зилә Вәлиева, ТР...
Иртәгә 18 май - Халыкара музейлар көнендә - 14:00 сәгатьтә Биектау районы Өбрә авылында бөек татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салган Салих Сәйдәшев музеен ачу тантанасы булачак.
Тантаналы чарага республикабыз күләмендә билгеле булган кешеләр да кайтуы көтелә. Алар арасында «Казан Кремле» тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы» директоры Зилә Вәлиева, ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшид Кәлимуллин, шулай ук Г.Камал исемендәге театр артистлары бар.
Чарада оркестр башкаруында композиторның музыкасы яңгыраячак, К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзекләр күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев