Җирле үзидарә көне
Узган атнаның җомгасында Шәпше мәдәният йортында Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара уздырылды. Бирегә авыл җирлекләре башлыклары һәм анда эшләүчеләр, районның муниципаль хезмәткәрләре җыелды. Биектау муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады, районның чәчәк атуы хакына уңышлы һәм нәтиҗәле эшләүләрен теләде. Тантананың иң күңелле өлеше муниципаль хезмәткәрләрдән күп...
Узган атнаның җомгасында Шәпше мәдәният йортында Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара уздырылды. Бирегә авыл җирлекләре башлыклары һәм анда эшләүчеләр, районның муниципаль хезмәткәрләре җыелды. Биектау муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады, районның чәчәк атуы хакына уңышлы һәм нәтиҗәле эшләүләрен теләде. Тантананың иң күңелле өлеше муниципаль хезмәткәрләрдән күп кешене бүләкләү булды. Район башлыгы аеруча тырышып эшләгән җирле үзидарә хезмәткәрләренә республика бүләкләрен, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Шәпше артистлары һәм үзәк мәдәният йорты җырчылары әзерләгән әйбәт концерт та күңелләрне күтәрә торган бүләк булды.
Бәйрәм Анна Захарова җитәкчелегендәге "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте һәм Шәпше авыл җирлеге бергәләп оештырган чәй табыны янында тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев