Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Ирландия Республикасы Биектау районында Татарстан белән уртак предприятие булдырырга тели
Узган атнада Ирландия Республикасы делегациясе Татарстан Республикасына рәсми очрашу белән килде. Делегацияне илчелекнең авыл хуҗалыгы буенча киңәшчесе Мария Данн җитәкләде. 25 ноябрь көнне Игенчеләр сараенда делегация Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очраштылар. Очрашуда Татарстан кунаклары республиканың берничә авыл хуҗалыгы оешмасында булуларын, шул исәптән Биектау районының...
Узган атнада Ирландия Республикасы делегациясе Татарстан Республикасына рәсми очрашу белән килде. Делегацияне илчелекнең авыл хуҗалыгы буенча киңәшчесе Мария Данн җитәкләде.
25 ноябрь көнне Игенчеләр сараенда делегация Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очраштылар.
Очрашуда Татарстан кунаклары республиканың берничә авыл хуҗалыгы оешмасында булуларын, шул исәптән Биектау районының "Элита" нәсел предприятиесен дә күрүләр әйтеп киттеләр.
Очрашу барышында "Элита" җәмгыяте базасында элиталы токымлы орлыклар җитештерү буенча уртак предприятие төзү мөмкинлеге дә сөйләшенде.
Чыганак: ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев