Һиндия Сәләхова - "Биектау FM" йолдызы
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Һиндия Сәләхова. Юкка гына мәктәп икенче өй, ә укытучы икенче әни дип әйтмиләр. Тапшыруыбызның бүгенге каһарманы - укытучы. Яхшы күңелле, кайгыртучан, хәлгә керә...
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Һиндия Сәләхова.
Юкка гына мәктәп икенче өй, ә укытучы икенче әни дип әйтмиләр. Тапшыруыбызның бүгенге каһарманы - укытучы. Яхшы күңелле, кайгыртучан, хәлгә керә белүче ул, шул ук вакытта таләп тә итә, җитди дә. Укытучы өчен иң мөһиме - яхшы укучы тәрбияләү генә түгел, ә җзмгыятьтә үзенә урын табарлык яхшы шәхес тәрбияләп үстерү. Язучы үзенең әсәсрләрендә, рәссәм үзенең картиналарында яшәгән кебек, укытучы да үзенең укучыларының эш-гамәлләрендә яши.
Һиндия Сәләховага эшендә уңышлар, гаиләсендә бәхет һәм яхшы укучылар телибез!
P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.
P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев