Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Илсөя Мөхәммәтгалеева: “Мәрхәмәтле затлар Дөбьяз җирендә яши”

Ятимлек... Күпме сабыйның язмышында мәңге төзәлмәс яра салган, өметхыялларын челпәрәмә китергән аның ачысы... “Ятимнең башыннан сыйпасаң гына да, башындагы чәч санынча савап булыр” дигән пәйгәмбәребез Мөхәммәд. Шөкер, арабызда яралы шул йөрәкләрне күкрәгенә алып сөйгән, ихлас күңелле, мәрхәмәтле, риясыз җаннар да бар дип юанабыз. Алар Дөбьяз җирлегендә дә гомер кичерә. Бу көннәрдә авыл мәдәният йортында “Я бер Раббым, көчләр бирсәң иде сынауларга каршы торырга” дип исемләнгән кичә узды. Аның төп геройлары - ятим баланы сыендырган, ата-ана җылысын биргән, киң күңелле, сабыр холыклы якташларыбыз. Бүгенге әңгәмәдәшебез - әлеге чараны оештыручы, Дөбьяз җирлегендәге ветераннар советы рәисе Илсөя Мөхәммәтгалеева.

- Илсөя ханым, хәерле көннәр! Чын мәгънәсендә тормыш кыйммәтләре хакында уйланды - ра, тиешле урынында моңландыра торган, бүгенге җәмгыять өчен бик кирәкле чара уздыргансыз. Моңа этәргеч нәрсә булды?

- Хәерле көн, Гүзәлия. Бу чараны уздырырга этәргеч бирүчеләребез - гаилә язмышлары. Ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләре, аларның бер-берсенә булган карашлары. Соңгы вакытларда, ни кызганыч, тискәре очраклар хакында күп сөйлиләр. Әти-әниләр өчен баланың артык булуы, сабыйлыктан чыгып буй җиткән егет-кызларның тормыш бирүчеләргә булган кырыслыгы, явызлыгы тетрәндерә. Зәңгәр экраннар аша, көн саен диярлек, эшләре судка кадәр барып җиткән гаилә фаҗигаләрен күзәтәбез. Ә безнең исә, киресенчә, матур, тату, б е рд ә м га и л ә л ә р н е күрсәтәсе килде. Бүгенге көндә Дөбьяз җирлегендә 2,5 меңгә якын кеше яши. Алар арасында дус-туганга, күрше-күләнгә үрнәк булып гомер итүчеләр байтак. Ни өчен дисәгез, аларның һәрберсе өендә, табынында, иң мөһиме - йөрәгендә ятимнәргә җылы урын тапкан мәрхәмәтле җаннар. Моннан алдарак, октябрь аенда без, Өлкәннәр көне уңаеннан да, шундый рухтагы 4 сәгатькә сузылган матур кичә уздырган идек. Ул чакта төп игътибарны җирлегебез тарихында саллы эз калдырган оешмаларга юнәлтек. Кайчандыр биредә 3 дистәдән артык оешма эшләгән бит. Һәрберсендә тырыш якташларыбыз көннетөнгә ялгап хезмәт куйган. Бүгенге көндә шул вакытларның онытыла баруына күңел әрни иде. Чара кысаларында без, аларда хезмәт куйган җитәкче, белгечләрне җ ы е п , х а т и р ә л ә р н е яңарттык. Халык моны бик яратып кабул итте. Аның соңында, тагын шундый рухтагы очрашулар булмас микән, дигән сораулар килде. Бу юлы без гаилә тарихына тукталдык.

- Чара нинди форматта оештырылган иде. Шуның хакында да сөйләп үтсәгез иде?

- Без кичәгә 7 гаиләне чакырдык. Алар сәхнә уртасына чыгып, гаилә тарихлары белән уртаклашты. Авыр булса да, иң үзәк өзгеч вакыйгаларны искә төшерделәр. Без һәр гаиләгә иң матур шигырьләребезне сайлап укыдык. Авылыбызның талантлы, җырлы-моңлы йолдызлары йөрәк җырларын бүләк итте. Алар да атаана, бала хакында иде.

- Д и м ә к , Д ө б ь я з җирлегендә игелекле җаннар аз түгел?

- Дөрес, Гүзәлия. Бик күп алар. Әле бу кичәдә катнашмый калганнары да бихисап. Без алар белән дә эшлибез. Киләчәктә әлеге гыйбрәтле язмышлар турында да сөйләрбез дип өметләнәбез. Бәлки очрашуның форматы гына бераз үзгә булыр. Бу кичәгә әзерлек барышында да һәр гаиләгә шәхсән кереп, сөйләшүләр алып бардык. Сүз башлау белән үк һәрберсенең күзеннән яшь тәгәрәде. Моңа тыныч кына карап булмый.

- Илсөя ханым, шәхсән үзегез өчен аеруча нык тәэсир иткәне бармы?

- Беләсеңме, сеңлем, монысы болай, монысы тегеләй дип аерып әйтерлеге юк. Һәрберсендә - кеше язмышы. Мисал өчен, Фирая апа Кәбирова. Ул Таҗикстан якларыннан кайтып, биредә төпләнә. 2 кыз, 1 ул тәрбияләп үстерә. Инде лаеклы ялга чыгып, тормыш матурлыгын күреп яшим дигәндә генә, Фирая апа баласыз, оныклары әнисез кала. Бүген дә әле аның күзләрендә яшь кипмәгән. Оныкларының “Дәү әни “ дип борчылып торуларын күрү белән төер тыгыла. Яки Әлфия апа һәм Хәйдәр абый. Әлфия апа яшьли тол калган Хәйдәр абыйга таяныч, ятим ике улга, 1 айлык кыз балага чын Әни була. Бу - зур батырлык. Каюм абый белән Кафия апа да күпне күргән йөрәкләр. Каюм абый 5 балага әни эзләүче әти кеше була. Күп сынаулар үтеп, Кафия апаны яр итә ул. Бүген буй җиткән шул балалар “Без әнинең үги икәнен сизмәдек тә”, - диләр. Шулай ук авылдашыбыз Фәридә Галиуллина хакында да сөйләп үтәсе килә. Каты авырудан вафат булган апасының кызын үз янына алып, 5 яшеннән җил-яңгыр тидерми үстерә ул. Бүген шул чибәр кыз бала Казан шәһәрендә укый. Бу - үзе бер тарих. Зөлфия белән Фәрдин Гыймрановларның кызлары, кияүгә чыккач кына әни - кызны кендек бавы бәйләмәвен аңлый. Алар гаиләсендә җан белән җан бәйләнгән. Авылдашыбыз Рузалия Гәрәеваның ачы язмышы бөтен республикага таныш. “Булгария” теплоходында кияве һәм кечкенә оныгын югалткан ана йөрәгенә, күп тә үтми, янә зур сынау килә. Ничек кенә авыр булса да, Рузалия сынмый-сыгылмый. Әти-әнисез, язмышның җиде чатында калган сеңелләрен ул үз канаты астына ала. Рузалиянең тырышлыгы, түземлеге, сабырлыгы үрнәк алырлык.

- Әлеге чараны авыл халкы, тамашачы ничек кабул итте?

- Әйе, без кичәне оеш т ы р г а н м ә л л ә р д ә аларның дус–туганнарына, күршеләренә дә мөрәҗәгать иткән идек. Чара барышында алардан да җылы теләкләр, рәхмәт сүзләре күп яуды. Сәхнәгә чәчәк бәйләмнәре, зур букетлар чыкты. Тормыш булгач, без бит күп вакыт күршенең хәлләрен дә белми яшибез. Бу чара азагында бик күпләр янәшәләрендә нинди батыр, игелекле күрше-күлән гомер иткәнен тагын да ныграк аңлады кебек. Без исә, ветераннар советы исеменнән , барысына кулдан эшләнгән чәк-чәк бүләк иттек. Теләгебез: өйләренә кайткач, җыелышып, табын артында алган тәэсирләр белән уртаклашып, тәмле чәк-чәк белән сыйлану иде.

- Илсөя ханым, Сезнең ветераннар советы рәисе итеп билгеләнгәнегезгә әле күп тә түгел. Сез инде иң беренче көннән җиң сызганып эшкә керештегез. Сезнең тырыш, тынгысыз йөрәк икәнегезне беләбез, әлбәттә. Димәк, алда әле эшләнәсе эшләр, үткәрәсе чаралар аз түгел?

- Рәхмәт, сеңлем. Быел республиканы, шулай ук районны зур даталар көтә. Безнең авыл да аларның аерылгысыз бер өлеше. Бүгенге көндә, оешмабыз белән берлектә, төрле чараларга әзерлек эшләрен башлап җибәрдек. Аллаһы Тәгалә гомер биреп , барысын да үз вакытында матур итеп үткәрергә насыйп булсын!

- Рәхмәт, Илсөя ханым. Шушы игелекле гамәлегез, күпме гаиләгә күрсәткән ихтирамыгыз өчен рәхмәт Сезгә! Алдагы елларда да саулык, уңыш, яңадан-яңа матур кичәләр телибез. Сез сөйләгән әлеге гаиләләр, аларның гыйбрәтле язмышлары бер генә йөрәкне дә битараф калдырырлык түгел. Барысына да сабырлыклары, игелекләре өчен Аллаһ рәхмәте барып ирешсен иде.

- Рәхмәт.

Әңгәмәне Гүзәлия ВАФИНА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев