Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Илнең киләчәге һәр кешенең тавышыннан тора

Физкультурачы көненБиектау районында ике этапта уздырдылар: 13 һәм 20 нче август "Биектау" спорт комплексы каршында сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек җирүчеләр җыелды. Биектаулылар ГТО нормалары тапшырдылар, спортның төрле төрләрендә көч сынаштылар. кагыйдә буларак, физкультура сөючеләр тормышта бик актив булалар. шунлыктан спорт бәйрәменә берьюлы өч депутат килүе очраклы күренеш түгел иде. Физкультурачылар...

Физкультурачы көненБиектау районында ике этапта уздырдылар: 13 һәм 20 нче август "Биектау" спорт комплексы каршында сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек җирүчеләр җыелды.

Биектаулылар ГТО нормалары тапшырдылар, спортның төрле төрләрендә көч сынаштылар. кагыйдә буларак, физкультура сөючеләр тормышта бик актив булалар. шунлыктан спорт бәйрәменә берьюлы өч депутат килүе очраклы күренеш түгел иде. Физкультурачылар белән очрашуда депутатлар үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм бу үзенә күрә омгак ясау, моннан биш ел элек район, республика, ил язмышын нәкъ менә аларга ышанып тапшырганкешеләр алдында отчет бирү иде. бүгенге көндә Биектау районында утызга якын уникаль республика программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Аларның төп максаты - хадыкның тормыш сыйфатын яхшырту. программалар буенча мәктәпләр, балалар бакчалары, модульле фельдшер- акушерлык, ветеринария пунктлары, торак йортлар төзелә, юллар салына, спорт, мәдәният үстерелә, башка күп нәрсәләр эшләнә. "Бердәм Россия"фракциясеннән Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльсетдинов заман җәмгыяте сәяси яктан аң- белемле, дип ышанып әйтә. һәркем дә дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтен аңлый., һәркем дә партияләр эшен белә.

Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский сайлаулар һәм үз тавышыңны бирү мөмкинлеге булу- мактаулы бурыч, дип билгеләп үтте. Һәм монда чынбарлыктагы эшләрне һәм гамәлләрне нигез итеп алырга кирәк.

- Әлеге чакырылыш максатлы федераль программалар буенча 350 млрд. сумнан күбрәк акча җәлеп ителде. Бу акчалар барысы да чынбарлыктагы проектларга тотылды. Бөтенреспублика күзгә күренеп үзгәрә. Проектларның тормышка ашырылуы күз алдында: спорт комплекслары, Боз сарае, мәгариф, мәдәният үстерелә һәм башка күп эшләр башкарыла,-диде Ирек Богуславский.

Бу фикерне Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты депутаты Марат Бариев та хуплады:

- Һәм моны һәр кеше дә аңлый. Якындагы биш- ун елга ил үсешендә нинди юл сайланачагы нәкъ менә аларның тавышына бәйле булуын халыкка тагын бер тапкыр җиткерергә кирәк. Бу сайлаулар моңа кадәр беркайчан да булмаганча мөһим. Дөньякүләм держава гражданнарны битараф була алмыйлар,- дип ассызыклады Марат Бариев.
Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин бер- берсен аңлап, ышанып һәм чын мәгънәсендә халыкның тормышын яхшырту теләге белән бердәм эшләгән өчен депутатларга рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев