Илфат Камалиев: “Дөбьяз халкы сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел”
Камалиев Илфат Дамир улы 1973 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасының Биектау районы Дөбьяз авылында туа. 1996 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 2001 елда читтән торып Мәскәүдәге Щукин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый. Хәзерге вакытта Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли.
- Илфат әфәнде, хәерле көннәр! Кәефләрегез ничек? Кышның салкыны Сезгә тәэсир итәме? Гомумән, кыш фасылын яратасызмы?
- Исәнме, Гүзәлия. Дөресен генә әйткәндә, мин табигатьнең дүрт фасылын да яратам. Шулай да мин үземне күбрәк “җәй кешесе” дияр идем. Еллар узган саен кышын да хәзер бик сагынып көтеп алам. Тәрәзә янына басып, урамда бөтерелеп яуган карны күзәтеп торырга яратам. Шуңа күрә барысының да үз яме, үз гүзәллеге бар.
- Ике якташ бергә очрашса, иң әүвәл хәл-әхвәлләрне белешә дә, сүзен туган якка таба бора. Белүебезчә, сезнең туган авылыгыз данлыклы Дөбьяз авылы. Авылдашларыгыз якташлары, театр артисты Илфат Камалиев белән горурланып яши. Ә Сезнең күңелдә туган-үскән җирләр өчен горурлык бармы?
- Әлбәттә! Безнең Дөбьяз авылында бик үзенчәлекле халык яши. Аның табигатен дә аерым әйтеп үтәсем килә. Бик матур урында урнашкан туган авылым. Кешеләренә килгәндә, аның сөйләме, үз-үзен тотышы шушы җирләрдән икәнен күрсәтеп тора. Дөбьяз халкы, элек-электән, сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел. Әйтсәләр, йөзгә турысын бәреп әйтәләр, синең артыңнан сөйләп йөрмиләр. Бик тәвәккәл, кыю халык яши анда. Балачакта дәү әниемнән авыл атамасының килеп чыгышы хакында сораганым бар. Ул миңа: “Улым, монда элек Төп яз булган” - дип аңлатты. Авылның ерак тарихы атлы казакларга да барып тоташа. Минем өчен авылның үткәне һәрвакыт кызыклы булды.
- Үзегез дә туры сүзле кешеме? “Дөбьязларча” сөйләм Сезгә хасмы?
- Мин үземне ихлас кеше дип саныйм. Яшь вакытта холкымда төрлесе булгандыр. Яшияши, бер фикер әйткәнче, мең тапкыр уйланырга өйрәнәсең. Сөйләмгә килгәндә, театр училищесында укый башлаган чорда бик сизелә иде. Укытучылар да һәрвакыт “җ”, “ч” хәрефенең әйтелеше хакында искәртеп тордылар. Хәзерге көндә әдәби телдә сөйләшергә тырышабыз.
- Баланың актерлык сәләте кечкенә чагыннан үзен сиздерә башлый. Сез дә өйдәгеләргә төрле чыгышлар күрсәтеп үстегезме?
- Әйе, бик күпләр кебек, минем дә беренче тамашачыларым минем гаиләм булды. Әле тел дә ачылмаган вакытта мин, телевизордан чыгышлар күреп, шуны кабатлый торган булганмын. Әти-әни минем кыланмышларымны рәхәтләнеп көлеп күзәткәннәр. Мәктәпкә укырга керүгә, укытучыларымның “Илфат үскәч артист булыр” дип әйткәннәрен хәтерлим. Мәктәбебез укытучылары алар үзләре дә профессиональ артистлардан һич тә ким түгелләр иде. Мин 3 нче сыйныфта укыганда мәктәп коллективы “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек куйды. Мине абыстайларны Коръән ашына дәшүче егет роленә билгеләделәр. Данлыклы укытучыларыбыз Рәҗәб апа, Мәдинә апа, Винария апа, әнием Фатыйма, Равилә апалар абыстайлар булып уйнадылар. Ишан ролен физика фәнен укыткан Идрис абыйга ышанып тапшырдылар. Мин ул чакта, аларның ничек оста, матур итеп уйнаганнарын күреп, таң калдым. Алар һәрберсе аерым хөрмәткә лаек затлар. Спектакльдән шул күренеш белән Битаман җирлегенә юл алдык. Безнең үзенә күрә гастрольләребез башланды. Алга таба мине татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тирән белемле, оста мөгаллимә Радалия апа Закирова күреп алды. Мин ул оештырган драмтүгәрәккә йөри башладым. Радалия апа җитәкчелегендә күп төрле спектакльләрне сәхнәләштердек. Укучыларның мөмкинлекләрен ача белүче көчле, талантлы укытучылар гына эшли Дөбьяз мәктәбендә. Кайчандыр алар минем театр юлымны сайлауга этәргеч булдылар. Мин иҗат белән “янып” йөрдем. Мәктәпнең актлар залына кергәндә йөрәк дөп-дөп тибә иде. Әле мин музыкаль инструментларда да уйнарга ярата идем.
- Аны үзлектән өйрәндегезме?
- Әйе. Гитарада уйный белмәгән килеш иптәшләремә музыкадан дәресләр бирә идем әле. Ни дисәң дә, Дөбьяз халкы бик тә иҗат рухлы халык ул. Мин кечкенә чагымнан җирлектә оешкан ансамбльләргә сокланып, алар кебек үз төркемемне булдыру хакында хыялландым. Шундый теләгем барлыгын белгәч, Усманов Айрат абый миңа осталык дәресе бирде. Без 4 егет: Марсель, Илшат, Рамил һәм мин бергә иҗат итә башладык. Бергә берничә җыр да башкардык. Ни кызганыч, аннан соң ул таркалды. Төркемнең икенче составы да булды. Мин театр училищесында да бу эшне дәвам итәргә тырышып карадым. Ни өчендер , килеп чыкмады.
- Ялгышмасам, әниегез Сезнең артист һөнәрен сайлауны теләгән?
- Әйе, Гүзәлия. Минем әнием кайчандыр үзе дә сәхнә турында хыялланган. Үзенең хыялын, минем аша булса да, чынга ашырырга теләде ул. Миңа 17 яшь. Әнинең хәер-фатыйхасын алып, мин имтиханнар тапшырырга киттем. Ул чакта Марсель Сәлимҗанов һәм Фәрит Бикчәнтәев төркем җыя иделәр. Мин ике турны да уңышлы гына уздым. Күрәсең, уңыштан баш әйләнеп, тәкәбберлек тә үскәндер. Борынны югары күтәреп, үземә артык ышанып йөргәндә, мин 3 нче турны уза алмадым. Этюд күрсәтү уңышсыз килеп чыкты. Ул чакта күз яшьләре белән еладым. Башымны түбән иеп, әни янына кайтып егылгач, ул, мине юатып: “Улым, борчылма, әле театр училищесы бар”, - дип әйтте. Мин аның киңәше белән Шамил Бариевка күрендем. Үзем әзерләгән һинд биюен күрсәткәч, Шамил абый тәгәрәптәгәрәп көлде. Икенче бирем итеп, Шамил абый миңа сарайдан утын алып керү күренешен күрсәтергә кушты. Шунда ул ясаган хатамны да аңлатты. Шулчакта гына мин этюдның чын мәгънәсенә төшендем. Мине училищеның икенче курсына алдылар. Ел ярым белем алганнан соң армия сафларына киттем. Илгә хезмәт итеп кайткач, укуымны яңарттым. Мин Энҗе ( Илфат әфәнденең тормыш иптәше ред.) укыган төркемгә эләктем.
- Тормыш иптәшегез белән дуслык беренче көннән башландымы?
- Беләсеңме, Гүзәлия, мин кечкенә чагымнан иҗади гаилә хакында хыялландым. Минем өчен әниемнең гаилә дуслары, Алабугада яшәп иҗат итүче Илүсә һәм Фәез абый Бәдриевлар (хәзерге вакытта мәрхүм-мәрхүмә) үрнәк булып тордылар. Энҗене беренче тапкыр күргәч, шул хыялым искә төште. Ләкин, ничек кенә тырышсам да, аның игътибарын үземә каратып булмады. Инде мин бөтенләй өметемне өзеп, Чаллы театрына эшкә киттем. Анда 6 ел хезмәт куйдым. Язмышыма кабаттан Казанга кайтырга язылган булган. Энҗе белән кабат очрашкач, ул миңа үзе бергә булырга тәкъдим итте.
- Сезнең гаилә акыллы, чибәр ике кыз бала тәрбияли. Алар да әти-әниләре кебек сәхнә яраталармы?
- Олы кызыбыз балачагыннан шундый иҗади булып үсте. Бүгенге көндә театр училищесы студенты. Икенче кызыбыз 8 сыйныфта белем ала. Рәсем ясарга ярата. Аның да юлын сәнгать өлкәсендә күрәсе килә, әлбәттә.
- Хезмәт эшчәнлегендә яратмаган ролегез бармы?
- Шушы сорауга җавап биргәнче, бер тарихны сөйләп үтәсем килә. Чаллы театрында эшләгәндә без Мансур Гыйләҗевның “Дон Жуан Балчыклыда” дип исемләнгән комедиясен куйдык. Мине төп рольгә - Дон Жуан роленә билгеләделәр. Ничек кенә тырышсам да, минем уйнавымнан тамашачы көлмәде. Тиешле реакция булмагач, күңел белән яратмый башладым мин аны. Бервакыт шул спектакль белән Кукмара районына килдек. Сәхнәгә күз төшерсәк, безне карарга дип бары 3 кеше килеп утырган. Анысы да труппадагы бер артистның туганнары. Шулай да спектакльне уйнарга булдык. Мин, кәефем төшеп, сүзләремне әйтә башладым . Карыйм, халык көлә. Тагын дәвам итәм. Халык көлә. Менә шул очрак миңа бу рольне ничек уйнарга кирәклеген төшендерде. Алга таба мин аны рәхәтләнеп уйнадым. Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: аның асылына төшсәң, һәрбер рольнең үз матурлыгы бар икән.
- Илфат әфәнде, төп рольләрне еш башкарасызмы?
- Гүзәлия, ул яктан мин бик бәхетле. “Мәкер һәм мәхәббәт”тә Фердинанд, “Башмагым”да Галимҗан һәм башка рольләрем белән горурланам. Чаллы театрында эшләгәндә дә бик күп образларны сәхнәләштерергә насыйп булды. Характерлы геройларым да аз түгел. Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм.
- Чыннан да, Сез бит татар киносында да һәрвакыт төп рольләрдә. Татар киносында артистлар артык театральләштереп уйный дигән тәнкыйть сүзләре белән килешәсезме?
- Әйе, андый фикерне ишеткәнем бар. Шулай да, соңгы вакытта без ул театральлелектән арынып киләбез дип әйтер идем. Чөнки рус киносыннан да үрнәк алына. Эш тәртибен белгән яңа режиссерлар килә. Шуңа бәйле рәвештә, сыйфат бермә-бер яхшырды дип исәплим.
- Илфат әфәнде, Сез бит үзегезне режиссер буларак та сынап караган шәхес?
- Якташ язучыбыз Зиннур Хөсниярның “Ут чәчәге” спектаклен минем кулларыма ышанып тапшырдылар. Язучы белән режиссерның тандемы әсәрнең уңышына да тәэсир итмичә калмый. Зиннур абый белән беренче көннән аңлашып эшләп киттек. Бергә уйлашып, фикерләшеп, кирәк урыннарда төзәтмәләр дә керттек. Без әлеге пьесаны кабат театр сәхнәсенә кайтарырга ниятлибез. Режиссер эше аеруча жаваплылык, белем таләп итә торган һөнәр.
- Киләчәктә үзегезне әлеге амплуада күрәсезме?
- Гүзәлия, нәкъ уртасына бастың. Чыннан да, бу хакта бик уйланам. Ни дисәң дә, режиссура - ул тәҗрибә таләп итә. Еллар узган саен үзең туплаган белем, хис-тойгылар, кичерешләр, тормышка караш белән уртаклашасы килә.
- Туган якларыгызга еш кайтасызмы?
- Җәй көннәрендә Дөбьяз авылында ял итеп килдем. Гаиләбез белән Энҗенең туган якларына еш кайтабыз. Бүгенге көндә үз йортыбызны төзү белән мәшгульбез.
- Һәр башлангычыгызда уңышлар теләп калабыз, Илфат әфәнде. Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт.
- Рәхмәт, Гүзәлия. Мине белгән барлык кешеләргә, авылдашларыма, классташларыма кайнар сәлам юллыйм.
Әңгәмәне Гүзәлия ВАФИНА алып барды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев