Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ил таянырлык нәсел үстергән Гөләндәм апа юбилеен билгеләп үтте

Бу көннәрдә Ямаширмә авылында яшәүче, авылның хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны   Гөләндәм Зиннурова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән балалары, якыннары, авыл җирлеге һәм муниципаль район башлыгы котлады.

Гөләндәм Хәбибулловна гомере буе туган авылы колхозында хезмәт куйган,  балалар үстергән. Ул 1932 елда туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 9 яшь кенә була.  Шул яшеннән алып, ул колхозда эшли. Сугыш чоры балалары иртә олыгая. Алар олылар белән бергә  авыр физик эшкә дә алыналар, йокының иң тәмле вакытларында таңнан торып колхоз эшенә чыгалар. Өйдә дә эш җитәрлек була – хуҗалык эшләрендә, балалар үстерүдә әнисенә ярдәмче була ул. Гөләндәм апа үзенең 5 баласын да  хезмәт белән тәрбияли.

“Әни безне кечкенәдән эшкә өйрәтте. Тырышлык укуга да ярдәм итте. Без барыбыз да яхшы билгеләренә генә укыдык. Намуслы, тәртипле булырга да безне әниебез өйрәтте. Бүген инде без аңа үзебезнең чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Оныклары да аны бик ярата. Әниебезгә сәламәтлек, безне сөендереп озак яшәвен телибез”, - ди Гөләндәм апаның олы улы Булат Зиннуров.

Гөләндәм  Хәбибулловнаның югары белем алырга мөмкинлеге булмый. Әмма аның гомер мәктәбе берничә югары уку йортын тәммалауга тиң. Үзенең барлык балаларына да югары уку йортларында укырга мөмкинлек бирә. Балалары барысы да тормышта, яраткан хезмәтләрендә үзләрен бәхетле саный. Олы улы 12 ел дәвамында Татарстан Республикасының беренче президенты командасы составында эшли. Полиция генерал-майоры Фоат Зиннуров күп еллар Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты башлыгы булып хезмәт итә. Айрат Зиннуров  8 елга якын ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары булып эшли.

“Беләсезме, безнең әни югары белем алмаган, беркайчан да җитәкче булып эшләмәгән. Ул гади колхозчы иде. Ә әтиебез гомере буе җитәкчелек органнарында эшләгән. Ул бик сабыр, максаксатчан, тырыш,  зирәк акыллы кеше булды. Менә шундый ике кешенең парлашып, аңлашып  гомер итүе безнең өчен олы үрнәк булды. Безнең әти авыл Советын җитәкләде, 15 ел дәвамында районда иң эре колхозлар рәтендә саналган хуҗалыкның партком секретаре булып эшләде. Әтиебез безгә бар яктан да үрнәк булды. Гаилә тоткасы ир кешедә икәнлеген күреп үстек без. Ә әнибез һәрвакыт безнең белән булды,  тәрбияләде”, - дип искә алды үзенең балачак елларын Фоат Зиннуров.

Гөләндәм апа балаларының, оныкларының уңышларына куанып, алар белән горурланып  яши. Балалары, җаваплы хезмәттә булуларына да карамастан, атна саен әниләренең хәлен белергә авылга кайталар. Әниләре янында уздырган һәр минут, һәр сәгать алар өчен зур бәйрәм кебек. Туганнар ата-ана нигезендә хәтирәләргә бирелеп, бала чакларын еш искә алалар, әниләренең дога укып теләгән теләкләре балаларының күңелен тынычландыра.

“Туган йорт – әти белән әни корган изге нигез ул. Без монда тудык, үсеп кеше булдык. Бүгенге көндә без үзебезнең туган йортны без үскәндә ничек булган, шулай  сакларга тырышабыз. Безгә нәкъ менә шул йорт кадерле”, - ди Айрат Зиннуров.

90 яшьлек юбилее көнендә ил таянырлык нәсел калдырган Гөләндәм Хәбибулловнаны котларга Биектау районы Башкарма комитеты рәисе Равил Хисаметдинов та килде.  Ул ветеранга туган җирдә куйган фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде, истәлекле бүләкләр һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын тапшырды.

 

Эрнест Абдулаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев