Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Игътибар - юлларда балалар!

15 майдан 5 июньгә кадәр Татарстан дәүләт инспекторлары республикада «Игътибар - балалар!» акциясе үткәрә. Биектау районында әлеге акция кысаларында балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре белән очрашулар, әңгәмәләр оештырыла. Дөрес, профилактик чаралар ел дәвамында алып барыла. Әмма, кагыйдәләрне кабатлау беркайчан да артык булмый. Чара кысаларында районда балигъ булмаган пассажирларны...

15 майдан 5 июньгә кадәр Татарстан дәүләт инспекторлары республикада «Игътибар - балалар!» акциясе үткәрә. Биектау районында әлеге акция кысаларында балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре белән очрашулар, әңгәмәләр оештырыла. Дөрес, профилактик чаралар ел дәвамында алып барыла. Әмма, кагыйдәләрне кабатлау беркайчан да артык булмый.

Чара кысаларында районда балигъ булмаган пассажирларны машинада йөртү, җәяүлеләргә юл бирмәү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны тыю буенча рейдлар узачак. Моннан тыш, балигъ булмаганнарны юл йөрү кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик акцияләр, юлларда балаларның үз-үзләрен имин тотышы мәсьәләләре буенча полиция хезмәткәрләре катнашында ата-аналар җыелышлары оештырылачак. Сәламәтләндерү лагерьларында бәйгеләр, викториналар, балалар өчен юлларда үз-үзләрен имин тоту күнекмәләрен ныгыту буенча башка чаралар узачак.

Биектау районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Раил Әминов балалар белән сөйләшкәндә аларга түбәндәгеләрне кисәтте: "Әгәр сез үзегезгә куркыныч яный торган урыннарда кагыйдә бозасыз икән, "Синең гомерең куркыныч астында", дигән карточка тутырыла. Соңыннан, шул карточка нигезендә, сезнең әти-әниләрегезгә административ штраф салына. Әти-әниләрегез сезнең өчен йөз кызартмас, дип уйлыйм".

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе бедерүенчә, ата-аналар үз балаларының иминлегенә җитди карарга тиеш. Балаларга куркыныч янаган урыннарда, шул исәптән юл кырыйларында аларны күзәтүсез калдырмау зарур. 12 яшькә кадәр баланы бары тик бала өчен махсус креслода, әгәр зуррак булса, куркынычсызлык каешы белән эләктереп йөртү кирәк.

Җәй көне балалар велосипедта йөрергә ярата. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, велосипед та, ике генә көпчәкле булуына карамастан, транспорт чарасы булып тора. Балалар кинәт олы юлга да килеп чыгалар һәм зур тизлек белән килә торган машинаны абайламыйча фаҗигага юлыгалар. Шуңа күрә районның баш инспекторы балаларга велосипедта йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искәртеп үтте: велосипед рулен һәрвакыт ике кул белән тотарга, пассажирлар утыртмаска, машиналар йөри торган олы юлларны аркылы чыкканда игътибар белән генә чыгарга киңәш итте.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында 141 юл транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда ике бала һәлак булган, 146сы төрле җәрәхәтләр алган. 16 яшькә кадәр балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтенең өчтән бере җәйге айларга туры килә. 2016 елның июненнән августына кадәр барлыгы 175 юл транспорт фаҗигасы булган, аларда 7 баланың гомере өзелгән һәм 181е зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев