Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Иҗат коллективларының отчет концертлары

Җәйге каникуллар башланырга да күп калмады, димәк, укуга йомгак ясар вакыт җиткән дигән сүз. Мәктәпләрдә бу билгеләр булса, иҗади белем бирү учреждениеләрендә әле отчет концертлары да. Иҗат коллективлары тамашачыларны җырлары, дәртле биюләре, матур уй-тойгылар бүләк итүләре белән сөендерделәр. "Color music" вокаль ансамбле, "Йолдыз" хореография коллективы, "Везунчик" бию театры, "Затейники" хореография...

Җәйге каникуллар башланырга да күп калмады, димәк, укуга йомгак ясар вакыт җиткән дигән сүз. Мәктәпләрдә бу билгеләр булса, иҗади белем бирү учреждениеләрендә әле отчет концертлары да. Иҗат коллективлары тамашачыларны җырлары, дәртле биюләре, матур уй-тойгылар бүләк итүләре белән сөендерделәр. "Color music" вокаль ансамбле, "Йолдыз" хореография коллективы, "Везунчик" бию театры, "Затейники" хореография коллективы һәм башка бик күпләр иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар. Кунаклар гомуми концертта беренче тапкыр "Гармония" студиясенең театраль чыгышын күрделәр.

Балалар иҗаты йорты

"Балкыш" балалар иҗаты йортының ел да уздырыла торган отчет концертында яшь, киләчәге өметле күренгән 30 артист үз номерларын тәкъдим иттеләр. Алар барысы да күп конкурсларда лауреат исемен яулаган кешеләр.

- Без бүген җырлаячакбыз һәм "Золушка" спектаклен куюда катнашачакбыз. Безгә барысы да ошый, бирегә 7 ай йөрибез. Үзебезнең төркем - "Афәрин" триосын да шушында оештырдык. Күбрәк чыгыш ясыйсы килә, бу дәртләндерә, - дип уртаклаштылар үзләренең тәэсирләре белән "Балкыш"ка йөрүчеләр Әнвәр белән Эльмир Ханановлар.

- Малайларыбыз "Балкыш"ка йөри башлагач, үзгәрешләр дә озак көттермәде: алар сәхнәгә чыгудан курыкмый башладылар, хәтерләре яхшырды, үзләренә ышанычлары артты һәм укулары яхшырды, - диде Әнвәр белән Эльмирның әнисе Алсу Хананова.

Концертның бер генә номеры да бер-берсен кабатламады, чын тавыш белән җырлау тамашачыларның күңелләрен әсир итте. Гүзәл Фәхриева - "Балкыш"ны тәмамлаучыларның берсе:

- "Балкышка" 2 ел йөрим, вокал белән шөгыльләнәм һәм киләчәктә дә шушы юнәлеш буенча дәвам итәчәкмен. Сәхнәдә җырлау - шундый көчле мавыгу, аннан бер дә тукталасы килми.

"Гармония" балалар театраль студиясенә йөрүчеләр "Золушка" әкиятенең үзләре әзерләгән вариантын тәкъдим иттеләр. Мондый иҗат могжизасы тамашачыларның зур хуплавына лаек булды. Коллективның иң яшь әгъзаларына - 5 яшь. Алар спектакльдә сөенә-сөенә катнаштылар.

Ике сәгатьнең үткәне сизелми дә калды. Залда шәфкатьлелек, хыялларның тормышка ашуы һәм серлелек рухы хөкем сөрде. Сүз уңаеннан әйтеп китсәк, агымдагы елның ноябрендә Балалар иҗаты йорты эшли башлауга 10 ел тулачак. Биредә 500ләп бала белем ала. Анда тәрбияләнүчеләр югары күрсәткечләргә ирешәләр, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашалар.

- Без рус, татар һәм инглиз телләрендә күп җырлар башкарабыз, хәзерге вакытта француз телендәге җыр әзерлибез. Бүген бик тә популяр "Не танцуй" дигән җырны башкардык. Шулай ук без "Золушка" спектаклендә төп рольләрне башкардык. Мин Золушка идем. Мин спектакльдә уйнарга һәм сәхнәдә чыгыш ясарга яратам, чөнки спектакльдә хис-тойгыларыңны чагылдырырга, ә җырда тавышыңны күрсәтергә мөмкин, - дип сөйләде безгә 11 яшьлек Алиса Королева.

- Быелгы уку елында без бик зур уңышларга ирештек. Апрель азагында, майда иҗади казанышлардан мул уңыш "җыйдык". Бездә хореография, вокал, нәфис сүз сүз һәм театр сәнгате буенча белем алучылар Бөтенроссия, республика һәм Халыкара конкурсларга бардылар. Без һәрвакытта да диярлек призлы урыннарны яуладык. Быелгы уку елында Балалар иҗаты йортының иң зур җиңүе - эстрада сәнгатенең "Созвездие-Йолдызлык" республика телевизион яшьләр фестивалендә уңышлы чыгыш ясавы. Ике катнашучыбыз финалга узды. "Балкыш"ның тагын бер коллективы - "Мандарин" бию студиясе Мәскәүдә, Мәскәү сәхнәсендә чыгыш ясый, - диде тәрбия эше буенча директор урынбасары Йолдыз Шакирова.

Яшь музыкантлар

Биектау балалар музыка мәктәбенең отчет концертында әти-әниләр мәңгегә истә кала торган көннең иң матур мизгелләрен фотокамераларга төшереп калырга ашыктылар. Сәхнәдә - яхшыларның да иң яхшылары, төрле конкурслар лауреатлары. Скрипкачылар, думбрачылар, баянчылар, курайчылар, халык уен кораллары ансамбльләре кабатланмас тавышлар, моңнар, шулай ук бию һәм вокаль номерлар белән тамашачыларны таң калдырдылар. Иҗади көч сынашуда 18 коллектив катнашты. "Везунчик" бию театры быел "Созвездие" фестиваленең махсус призы белән бүләкләнде.

- "Везунчик" бию театры 2012 нче елда оештырылды. Безнең хәзер 35 дипломыбыз бар. Ноябрьдә безгә 5 ел була, - дип аңлатты безгә "Везунчик" бию театрының сәнгать җитәкчесе Альбина Нурбәкова.

Киләсе, 2018 нче ел музыка мәктәбе өчен юбилей елы булачак. 50 елдан бирле биредә балаларның иҗади сәләтләрен ачалар. Хәзерге вакытта мәктәптә 11 бүлектә 450 бала белем ала һәм алда - яңа планнар, музыка һәм җиңүләр.

Үзәк мәдәният йорты

Районның үзәк мәдәният йортында эшләүче "Затейники" хореография коллективының отчет концерты бик күп кешене җыеп кына калмады, тамашачыларны чыгышларының үзенчәлекле һәм мавыктыргыч булуы белән дә үзенә каратты.

"Затейники" коллективы быел үзенең беренче юбилеен билгеләп үтә: 5 елдан бирле алар биектаулыларны үзләренең иҗат җимешләре белән сөендереп киләләр. Коллектив бик күп медальләр, грамоталар, төрле бүләкләр, исемле кубоклар һәм дипломнар белән билгеләп үтелгән.

Әлеге чара быелгы уку елында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән коллективларны бүләкләү белән тәмамланды. Бәйрәм азагында коллективта катнашучылар барысы бергәләп, искиткеч матур итеп, "Улыбнись улыбкой счастья, сердце каждого согрей" җырын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев