Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Иҗат эше бердәмлекне ярата

Күптән түгел "Балкыш" балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре педагогларының семинары узды. Семинар тәҗрибә уртаклашу форматында барды. Семинар өчен алдан ук кызыклы һәм актуаль тема сайланды. Ул "Өстәмә белем бирүдә инновацион формалар һәм чаралар" дигән тема астында барды. Семинар эшендә районның 1-нче санлы балалар музыка мәктәбе, "Тулпар"...

Күптән түгел "Балкыш" балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре педагогларының семинары узды. Семинар тәҗрибә уртаклашу форматында барды.
Семинар өчен алдан ук кызыклы һәм актуаль тема сайланды. Ул "Өстәмә белем бирүдә инновацион формалар һәм чаралар" дигән тема астында барды. Семинар эшендә районның 1-нче санлы балалар музыка мәктәбе, "Тулпар" мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм "Балкыш" балалар иҗат үзәге педагоглары катнашты.
"Балкыш" балалар иҗат үзәге директоры Гүзәл Абдулаҗанова үз чыгышында педагогик осталыкны үстерүгә инновацион якын килү педагогларның яңа технологияләр белән кызыксынуын арттыруга, үзенең белем дәрәҗәсен үстерүгә этәрә, дип билгеләп үтте. Яңа технологияләр, инновацион якын килү, иң беренче чиратта, бала мәнфәгатьләрен күз алдында тотарга тиеш. Ул технологияләр баланың иҗади осталыгын үстерү, талантын арттыру максатында кулланганда гына уңай нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. "Балкыш" балалар иҗат үзәгенең балалар иҗатын үстерүдә ирешкән уңышлары халыкара, республика һәм район күләмендә уздырыла торган мәдәни чараларда ачык чагылыш таба. Гөлназ Фәтхрахманова башкаруында яңгыраган "Сак-сок бәете" педагог һәм бала арасында гына була торган иҗади берлек, бергәлек турында сөйли.
Семинар барышында анда катнашучылар үзләре куллана торган форма һәм чаралар турында сөйләделәр, "Музыка дәресләрендә фольклорның педагогик мөмкинлекләре", "Фортепиано дәресләрендә джаз музыкасы", "Театр сәнгате", "Табигать турында музыка" һәм башка темалар буенча фикер алыштылар.
Укытучылар зәркән сәнгате буенча осталык дәресләре үткәрделәр, хатын-кызлар өчен санчәк ясап карадылар, тиз арада күлмәк тегү серләренә төшенделәр.
Мондый семинарлар өстәмә һәм мәктәптән тыш белем бирү процессында катнашучы укытучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә зур әһәмияткә ия. Алар биредә үзара тәҗрибә уртаклаша, бергә-бергә, ярдәмләшеп эшләү юлларын эзли, иҗат эшендә югары нәтиҗәләргә ирешергә омтыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев