Иң яхшылар район намусын республика дәрәҗәсендә яклаячак
“Тургай” балалар бакчасы базасында ел да оештырыла торган “Ел тәрбиячесе” конкурсының район этабы узды. Республика финалында район намусын яклау хокукы өчен районның 7 педагогы көч сынашты.
Таләпчән жюри күзәтүендә конкурста катнашучылар өч төрле сынау узарга тиеш иделәр. Беренче өлеше иҗади презентация булса, моннан соң балалар белән турыдан-туры эш башланды. Тиз арада балалар белән уртак тел табарга, дәресне катнашучыларга педагог эшен кызыксынып күзәтерлек итеп уздырырга кирәк иде. Шунысын да билгеләп үтү урынлы булыр - конкурста катнашучыларның нәниләр белән тәүге тапкыр очрашулары иде. Балаларны дәреснең беренче минутларыннан ук кызыксындыра алу - осталык билгесе.
- Район конкурсына зур җаваплылык белән әзерләнергә кирәк. Барыннан да бигрәк катнашучыларның барысы өчен дә уңайлы шартлар булдыру мөһим. Без катнашучыларга эшләү, үзләрен ышанычлы тоту өчен уңайлы, тыныч атмосфера тудырырга тырыштык, - диде Красносельский авыл җирлегенә караган “Тургай” балалар бакчасы мөдире Люция Гобәйдуллина.
Физалия Тәхавиева “Тургай” бакчасында берничә елдан бирле логопед булып эшли һәм үз территориясендә булганлыктан, аңа, бәлки, дулкынлануын җиңәргә җиңелрәк булгандыр. Дәрестә педагог балалар белән “Виммельбух” технологиясе буенча эшләде. Без моның нәрсә икәнлеген конкурста катнашучының үзеннән сорадык.
- Әлеге технология үзара бәйләнешле сөйләмне үстерүгә юнәлтелгән. Болар бик күп геройлар, күп сюжетлар, күп әйберләр булган рәсемле китаплар. Балалар бер биттән бер геройны табалар. Икенче битне ачкач, анда шул ук герой ниндидер башка эш белән мәшгуль. Көне буе менә шулай дәвам итә, - дип аңлатты Красносельский авыл җирлегенә караган “Тургай” балалар бакчасының укытучы-логопеды Физалия Тәхавиева.
Ике иң яхшы тәрбияче республика дәрәҗәсендә район намусын яклаячак. Аларның районның абруен төшермәячәкләре дә көн кебек ачык, чөнки жюри составында узган ел “Ел тәрбиячесе” конкурсының ун җиңүчесе арасына кергән педагог Марина Костюнина бар. Зарурлык килеп чыга калса, ул конкурста катнашучыларны җиңүгә рухландыра алыр.
Эрнест АБДУЛАЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев