Иң мөһиме - коткыга бирешмәскә!
Биектау районында 1 кешенең коронавирус йоктырганы билгеле булды. Авыру республика клиник инфекция хастаханәсендә дәвалана. Коронавирус таралу һәм үзизоляция режимы вакытында күрелгән чаралар сәбәпле районның үзәк хастаханәсендә барлык санитар-эпидемиологик таләпләр төгәл үтәлә. Дәвалау учреждениесе беркемгә дә куркыныч тудырмый. Хастаханәнең кайбер хезмәткәрләре үз үзеңне изоляцияләү режимына күчерелде. Шул сәбәпле кабул итү һәм балалар дәвалау бүлекләре вакытлыча ябылды. Билгеләнгән вакыт узу белән (2 атна) алар да элеккеге график белән эшкә керешәчәк. Ә калган бүлекләр һәм шул бүлекләрдә эшләүче медицина хезмәткәрләре үз урыннарында халык сәламәтлеге сагында тора. Хастаханә коронавирус белән көрәштә барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үти.
Татарстан буенча 41 кешедə коронавирус табылган. Авыручыларга 20 - 46 яшь. COVID-19 таралу буенча Татарстанда катлаулы эпидемиологик вазгыять саклана. Шул сəбəпле республика халкы өчен дə үзизоляция режимы кертелде. Бу кешелəр арасындагы контактларны киметү өчен шулай эшлəнелде. Коронавирус һаватамчы юлы белəн күчə. Кешелəр күплəп җыелган урыннарда ул шактый тиз тарала. Бу өйдə утыруның төп сəбəбе. Тышкы кыяфəтенə карап кына кеше авырыймы, юкмы, билгелəп булмый. Коронавируска каршы төзелгəн респу блик а оператив штабы хəбəр итүенчə, вирусның кайчан кимүгə таба баруын бер генə кеше дə төгəл генə əйтə алмый.
Коронавирус инфекциясе - яңа төр инфекция. Ул организмга элəксə, бик тиз тарала һəм коронавируслы үпкə ялкынсынуы китереп чыгара.
Температура күтəрелə, к алтырата, т уңдыра, баш авырта, хəлсезлек күзəтелə, борын тыгыла, йөткертə, сулыш алуы авырлаша, мускуллар авырта, күзлəрдə конъюнктивит барлыкка килергə мөмкин. Авырый башлауга кичекмəстəн табибка күренергə кирəк. Табиб кушк аннарны үтəсəң, бу йогышлы чир дəвага бирешə.
Ə л е г е в и р у с н ы э л ə к т е р м ə с ө ч е н түбəндəге киңəшлəне үтəргə кирəк. Иң төп талəп - кулларны сабын белəн еш юу. Сумкаңда спиртлы яки вируслардан зарарсызландыра торган салфеткалар булсын. Кулны юу мөмкинлеге булмаганда шуларны кулланасың. Шулай ук эш урынында, өйдə өстəл өслəрен, ишек тоткаларын, телефоннарны инфекциядəн зарарсызландыра торган препарат белəн (ə алар аптекаларда, махсус кибетлəрдə сатыла) сөртеп, чистартып торырга кирəк. Икенче талəп. Йөткергəн, төчкергəн кешедəн ераграк торуың хəерле. Ара кимендə 1 метр булырга тиеш. Авыру кешедəн сəламəт кешегə вирус һава-тамчы юлы белəн к ү ч ə . К ул л а р б ел ə н күзлəргə, иреннəргə, борынга кагылмаска тырышыгыз. Йөткергəндə, төчкергəндə авыз, борынны бер тапкыр кулланыла торган салфкеткалар белəн каплагыз. Кеше күп җыелган урыннарга бармаска тырышырга кирəк. Шулай ук профилактик чара булып маска кию дə санала. Масканың бер тапкыр гына һəм күп тапкырлар куллана торганы бар. Кайбер маскаларны 2, 4, 6 сəгать кенə кияргə ярый. Инструкциясен укырга кирəк. Бер масканы гел кияргə ярамый. Һаман кисəң, үз-үзеңə кабат-кабат инфекция өстəргə мөмкин. Масканы борынны һəм авызны яхшы итеп каплап кияргə кирəк. Аны сак кына салырга һəм шунда ук чүп савытына ташларга һəм кулларны əйбəтлəп юарга киңəш ителə. Бер тапкыр кулланыла торганын кабат кияргə ярамый. Масканы бина эчендə, транспортта, өйдə авыруны караганда кияргə, ə урамда кимəсəң дə була. Урамда саф һаваны иркенлəп сулагыз.
Чит иллəргə чыгудан тыелып торырга кирəк. Чит иллəрдəн кайтучыларга ашыгыч ярдəм хезмəтенə мөрəҗəгать итергə кирəк. Аларны исəпкə алырга һəм 14 көн дəвамында медицина күзəтүе астында тотарга тиешлəр.
Күбрəк саф һавада булырга, яшелчə, җилəкҗимеш һəм аксымга бай ит, сөт, балык ризыклары, чиклəвек, боткалар ашарга киңəш ителə. Иң мөһиме - коткыга бирешмəскə кирəк.
Ветераннарга, куркыныч янаган өлкəн яшьтəге гражданнарга аеруча сак булырга кирəк. Əгəр сезгə азык-төлек һəм медикаментлар сатып алуда ярдəм кирəк икəн, бу хакта волонтерларга яисə кайнар линиягə хəбəр итегез.
Республикада «Бердəм Россия Яшь гвардиясе» волонтерлар үзəге, партия тарафдарлары, Бөтенроссия халык фронты һəм Татарстанның волонтерлык оешмалары вəкиллəре эшли. Алар заявкалар кабул итə һəм өлкəннəргə ярдəм итə. Əлеге җаваплы вазифа йөклəнгəн һəркем дə бөтен яклау чарал а р ы б ел ə н т ə э м и н ителгəн, мошенникларга каршы көрəш чаралары күрелгəн. Сəламəт булыгыз!
Елена МАРТЫНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев