Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Иң матур Яңа ел чыршыларының берсе - Биектау районында

Татарстан Республикасы хөкүмәте йортында “Иң яхшы Яңа ел бизәлеше” бәйгесенә йомгак ясалды. Призлы урыннарга ия булган авыл районнары арасында Биектау районы да бар. Быелгы конкурсның үзенчәлеге - ул ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Җиңүчеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

- Әлеге бәйге җиде ел рәттән уздырыла. Шәһәр, р а й о н - а в ы л л а р д а г ы эшләрне бәяләү өчен махсус комиссия төзелеп, урыннарга барып карый, - ди Татарстанның И җ т и м а г ы й п а л а т а җитәкчесе Зилә Вәлиева. - Яңа ел чараларын оештырганда халык фикерен дә белештек. Районнарда сайтларда сораштырулар үткәрелде.

Бәйгенең приз фонды 11 миллион сумны тәшкил итте. Бәйге 2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 25 гыйнварына кадәр б а р д ы . Җ и ң ү ч е л ә р һәм призерлар алты н о м и н а ц и я б у е н ч а бүләкләнде. «Муниципаль районнардагы үзәк чыршының иң яхшы Яңа ел бизәлеше», «Республика шәһәрләрендә урнаштырылган үзәк чыршының иң яхшы Яңа ел бизәлеше», «Казан шәһәрендә урнаштырылган үзәк чыршының иң яхшы Яңа ел бизәлеше, башкала районнарында уздырылган Яңа ел чаралары» һәм башк а н о м и н а ц и я л ә рд ә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.

Бәйгедә катнашкан Биектау районы да авыл районнары арасында икенче урынга лаек булды. Тәҗрибә булган җирдә җиңүче булу авыр түгелдер, мөгаен. Бар да оештыручыларның фантазиясеннән тора. Узган елгы бәйгедә дә Биектау районы призлы урынны яулаган иде. Биектаулылар һәм район кунаклары быелгы матурлыкка да сокланып йөрде. Кайсы гына авылга, кайсы гына урамга килеп кермә, бар җирдә бәйрәм рухы сизелеп торды.

Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев