Җиңү көненә әзерлек буенча район җиңүче булды
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасындагы муниципаль районнар һәм шәһәр округларын бәйрәмгә иң яхшы итеп бизәүчегә игълан ителгән республика конкурсында Биектау муниципаль районы җиңеп чыкты. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов безнең район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга "Авыл халкы гына яшәгән муниципаль районны бәйрәмгә иң яхшы бизәүче"...
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасындагы муниципаль районнар һәм шәһәр округларын бәйрәмгә иң яхшы итеп бизәүчегә игълан ителгән республика конкурсында Биектау муниципаль районы җиңеп чыкты.
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов безнең район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга "Авыл халкы гына яшәгән муниципаль районны бәйрәмгә иң яхшы бизәүче" номинациясендә җиңгән өчен 250 мең сумлык сертификат тапшырды.
Конкурс майның 8 еннән 12 сенә кадәр дәвам итте. Һәр район да мәгълүмат белешмәсе белән югары сыйфатлы видео-һәм фотоматериаллар җибәрергә тиеш иде. Әзерләнергә вакыт бик аз бирелсә дә, эш төркеме әлеге җаваплы бурычны җиренә җиткереп башкарды. Биектау районының бизәлеш буенча күрсәтерлек әйберләре күп иде. Бик күп кеше һәм сугыш чорына туры китерелеп бизәлгән техника катнашындагы, бәйрәмгә килгән һәр кешедә соклану уяткан менә дигән парад, һәлак булганнар хөрмәтенә авылларда куелган яңа монументлар, урамнарның бәйрәмчә бизәлеше, шулай ук моннан алдагы елларда башкарылган зур әзерлек эшләре - боларның барысы да тәкъдим ителгән фоторәсемнәрдә һәм видеофильмнарда чагылыш тапты һәм бүләккә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев