Хорис Мәҗитов үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә
Бүген 10 апрель көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Хорис Измаил улы Мәҗитов үзенең гомер бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Тумышы белән ул Әстерхан өлкәсеннән. 1944 елда армия сафларына алына. Снайперлар әзерләү курсларында катнаша. Хәзерге вакытта юбиляр Биектау авылында туганынын улында тәрбияләнә. Юбилярны әлеге матур бәйрәме белән тәбрик итәргә...
Бүген 10 апрель көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Хорис Измаил улы Мәҗитов үзенең гомер бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Тумышы белән ул Әстерхан өлкәсеннән. 1944 елда армия сафларына алына. Снайперлар әзерләү курсларында катнаша. Хәзерге вакытта юбиляр Биектау авылында туганынын улында тәрбияләнә. Юбилярны әлеге матур бәйрәме белән тәбрик итәргә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килде. Ул юбилярга саулык-сәламәтлек, тыныч картлык, якыннарының кадер-хөрмәтендә озын-озак гомер кичерүен теләде. Рөстәм Галиуллович шулай ук юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм Биектау районы хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев