2016 елның 3 октябреннән "Эш белән тәэмин итүчеләрнең хезмәткәрләргә эш хакы түләү мәсьәләләре буенча җаваплылыкларын арттыру турында Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү" турындагы 2016 елның 3 июлендә кабул ителгән 272-ФЗ гамәлгә кергән иде. Закон нигезендә РФ Хезмәт кодексына һәм РФ административ хокук бозулар кодексына да хезмәткәрнең эш хакы...
2016 елның 3 октябреннән "Эш белән тәэмин итүчеләрнең хезмәткәрләргә эш хакы түләү мәсьәләләре буенча җаваплылыкларын арттыру турында Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү" турындагы 2016 елның 3 июлендә кабул ителгән 272-ФЗ гамәлгә кергән иде. Закон нигезендә РФ Хезмәт кодексына һәм РФ административ хокук бозулар кодексына да хезмәткәрнең эш хакы алу хокукына кагылышлы үзгәрешләр кертелде.
Законда хезмәт хакы түләүнең вакыты күрсәтелгән. Ул аена ике тапкырдан да ким түләнергә тиеш түгел. Аның аерым вакыты предприятиенең эчке хезмәт тәртибе, күмәк килешү, яисә хезмәт килешүе белән билгеьәнә. Ул, эш тәмамланып, 15 календарь көннән дә соңга калмый түләнергә тиеш.
Хезмәт хакы, хезмәткәрнең законлы ялы өчен түләнергә тиешле хак, кеше эштән киткәндә алырга тиешле исәп-хисап акчасы эш белән тәэмин итүчеләр тарафыннан үз вакытында түләнмәсә, РФ Хезмәт кодексының 236 нчы матдәсе нигезендә кичерелгән һәр көн өчен РФ Үзәк банкы куйган ставканың 150 дән 1 өлеше күләмендә арттырып түләнергә тиеш була. Хезмәткәргә тулысынча түләнеп бетмәгән акчаның калган өлешен дә предприятие хуҗалары шундый ук процентлар белән кире кайтара. Хезмәткәргә түләнергә тиешле компенсациянең күләме күмәк килешү, локаль норматив актлар белән билгеләнә.
Моннан тыш, РФ административ хокук бозулар кодексының 5.27 матдәсе нигезендә эш белән тәэмин итүчеләр өчен вакытында түләнмәгән, яисә тулысынча түләнеп бетмәгән хезмәт хакы, хезмәт килешүе белән башкарылган эш өчен (әгәр ул эш җинаять эшенә керми икән) түләүләр буенча да, шулай ук, хезмәт хакының закон тарафыннан билгеләнгән күләменнән дә кимрәк билгеләнгәне өчен аерым җаваплылык каралган.
Хезмәт кешесенең хокукларын бозган очракта эш белән тәэмин итүчеләр административ җаваплылыкка тартыла. РФ административ хокук бозулар кодексының 5.27 матдәсе нигезендә алар кылган гамәлләре өчен төрле күләмдә штраф түләргә тиеш була. Шрафның күләме вазифаи затлар өчен - 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, юридик зат булмаган шәхси эшмәкәрләр өчен - 1 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, юридик затларга - 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр билгеләнгән.
Эш белән тәэмин итүченең кабаттан эшченең хезмәт хакы белән бәйле хокукларын бозуы ачыклана икән, бу очракта штраф күләме дә арттырыла: вазифаи затлар - 20 мең сумнан 30 мең сумга (яисә 1 елдан 3 елга кадәр эшчәнлек алып бару тыела), юридик зат булмаган шәхси эшмәкәрләр өчен - 10 мең сумнан 30 мең сумга, юридик затлар өчен 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр штраф күләме билгеләнә.
2016 елның 3 октябренә кадәр хезмәткәрнең килеп туган вәзгыятьне 3 ай эчендә суд аша хәл итү мөмкинлеге бар иде. Әмма 3 ай вакыт кына суд эшләре өчен бик аз икәнлеге ачыкланды. Чөнки, күп очракта, суд органнары вакыт узып китүне нигез итеп алдылар һәм дәгъва кире кагылып килде.
Югарыда күрсәтеп үтелгән "Эш белән тәэмин итүчеләрнең хезмәткәрләргә эш хакы түләү мәсьәләләре бенча җаваплылыкларын арттыру турында Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү" турындагы 2016 елның 3 июлендә кабул ителгән 272-ФЗ 392 матдәсе нигезендә дәгъва белдерү вакыты 1 елга кадәр озайтылды. Законга мондый характердагы үзгәрешләр кертелү хезмәткәрләрнең хокукларын яклау юнәлешендә гаделлек тудырачак.
Нет комментариев