Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Гүзәл Закирова- "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Гүзәл Закирова. "Яхшылык эшлә" - гаҗәеп сүзләр. Нәкъ менә әлеге сүзләр безнең бүгенге "Биектау FM" йолдызы тапшыруы каһарманы Гүзәл Закированың "Вконтакте"дагы рәсми битендә...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Гүзәл Закирова.

"Яхшылык эшлә" - гаҗәеп сүзләр. Нәкъ менә әлеге сүзләр безнең бүгенге "Биектау FM" йолдызы тапшыруы каһарманы Гүзәл Закированың "Вконтакте"дагы рәсми битендә тора. "Аңламасалар да яхшылык эшлә... Кире әйләнеп кайтмаса да яхшылык өләш!", - дип яза ул. Чиктән тыш мәгълүмат һәм яңалыклар белән тулы тормышыбызда кайбер вакытта күңел байлыгы, йомшаклык, яхшылык кебек сыйфатларга да урын калдырырга кирәк икәнлеген онытып да җибәрәбез. Кеше өчен иң кирәкле сыйфатлар булып киң күңеллелек һәм яхшы гамәлләр санала.

Гүзәл Закировага бәхет, сәламәтлек, елмаюлар, уңыш һәм күңел көрлеге телибез. Әйләнә-тирәгездә бары тик яхшы кешеләр генә булсын!

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев