ГТО комплексы бердәм теләк белән яшәргә рухландыра
“Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” (ГТО) Бөтенроссия физкультураспорт комплексы Биектау районында актив үсештә. “Физкультурачы көне” алдыннан районда ГТО нормалары тапшыру атнасы игълан ителгән иде. Бюджет оешмаларының үзләренең физик әзерлекләрен тикшерергә өлгермәгән барлык хезмәткәрләре районның спорт корылмаларына юл алдылар.
ГТО комплексы нормаларын тапшыру атнасын мәдәният хезмәткәрләре башлап җибәрде. Тагын шунысы да игътибарга лаек, мәдәни чараларга бәйле булган һәр чара кебек, монысы да бик күңелле һәм мавыктыргыч булды. Башта Биектау районының ГТО тестлары үзәге җитәкчесе Гөлнара Шәмсиева нинди сынауларны узарга кирәклеген аңлатты, аннары разминка уздырды. Аннан соң иң катлаулысы башланып китте. ГТО нормаларын һәркем дә алай җиңел генә тапшыра алмый. Әмма шул ук вакытта берәү дә ярты юлда тукталып калырга җыенмады.
- Г Т О н ы ң а е р ы м л ы к билгесенә ия булу өчен бөтен кеше дә беренче тапкыр тапшырганда ук кирәк кадәрле балларны туплый алмый. Әмма безнекеләр кыенлыкларны җиңәргә күнеккән, шунлыктан андый сынаулар алар өчен проблема түгел, - диде Биектау районының ГТО тестлары үзәге җитәкчесе Гөлнара Шәмсиева.
ГТО нормаларын тапшыру районның социаль яклау тармагы белгечләре өчен катлаулылыклар тудырмады. Һөнәр үзенчәлекләренә бәйле рәвештә социаль хезмәткәрләргә үз тәрбиясендәге кешеләргә барып җитү өчен берничә километр ара узарга туры килә. Шунлыктан физик активлык алар өчен гадәтләнгән күренеш.
- Буш вакытым булганда һәрвакыт велосипедка утырам, ә кышын чаңгыга басам. Безнең бүлек белгечләре шулай ук спортның әлеге төрләренә өстенлек бирәләр, - диде Биектау районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Евгения Галиуллина.
Медицина хезмәткәрләре дә физик активлыкны һәрчак хуплыйлар. Спорт белән шөгыльләнүнең ни дәрәҗәдә организмга файдалы булуын алар башка һөнәр ияләренә караганда күбрәк аңлыйлар, шунлыктан районда уздырыла торган барлык спорт чараларында һәрвакыт катнашалар. ГТО комплексы исә - вакытны хәрәкәттә уздыру өчен тагын бер сәбәп.
- Теләк булмаса, берәүне дә спорт белән шөгыльләнергә мәҗбүр итә алмыйсың, бездә һәр кеше актив. Кемдер чаңгы шуарга ярата, кемдер волейбол уйный, кемдер хоккейга өстенлек бирә. Без спортның бер төрендә генә тукталып калмыйбыз. Барысында да катнашырга тырышабыз. Районда, шулай ук медицина оешмалары арасында үткәрелә торган ярышларда даими катнашабыз. Һәрвакыт призлы урыннар алабыз, - диде Биектау район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Азат Сидуков.
Биектау районында ел башыннан барлыгы 20дән артык оешма ГТО комплексы нормаларын тапшырды, ә бу ике йөзләп кеше дигән сүз. Узган һәм быелгы ел нәтиҗәләре буенча өч йөздән күбрәк кеше ГТО отличнигы билгесенә ия булды, шуларның 237се алтын билге алды. Мондый күрсәткечләр Биектау районының республикада иң спорт сөюче районнарның берсе булуын раслый.
Эрнест АБДУЛАЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев