Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Гостехнадзор”ның район бүлекләре җитәкчеләре семинар-киңәшмәгә җыелды

Шушы көннәрдә Биектау районының "Битаман" предприятиесе базасында азык хәзерләү техникасының торышына контрольлек итү мәсьәләләре буенча "Гостехнадзор"ның Татарстан Республикасының көнбатыш зонасындагы бүлекләре начальниклары зона семинар-киңәшмәсенә җыелдылар. Семинар эшендә Казан шәһәре, Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Буа, Апас, Чүпрәле, Тәтеш, Кайбыч һәм Биектау районнары вәкилләре катнашты. Әлеге чарада шулай ук ТР...

Шушы көннәрдә Биектау районының "Битаман" предприятиесе базасында азык хәзерләү техникасының торышына контрольлек итү мәсьәләләре буенча "Гостехнадзор"ның Татарстан Республикасының көнбатыш зонасындагы бүлекләре начальниклары зона семинар-киңәшмәсенә җыелдылар.

Семинар эшендә Казан шәһәре, Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Буа, Апас, Чүпрәле, Тәтеш, Кайбыч һәм Биектау районнары вәкилләре катнашты.

Әлеге чарада шулай ук ТР буенча "Гостехнадзор" Идарәсе начальнигы урынбасары Мөнир Халиков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәлахов һәм Биектау районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримов та булды.

Рәхимҗан Кәримов семинарның киңәшмә өлешендә аңа җыелучыларны Биектау районы кырларында һәм сөтчелек фермаларындагы эш барышы белән таныштырды. Мөнир Халиков сезонлы эшләргә әзерләнгәндә азык хәзерләү техникасына карата куела торган таләпләр һәм үзенчәлекләр турында чыгыш ясады.

Чараның гамәли өлешендә семинарга килүчеләр "Битаман" хуҗалыгындагы машина-трактор паркын, аерым алганда азык җыю техникасын карадылар. Семинар барышында төп игътибар тормоз системасының, руль идарәсенең, тышкы яктырту җиһазларының төзеклегенә аеруча зур игътибар бирелде. Белгечләр шулай ук ягулык-майлау материалларының агып чыгуына юл куймауның мөһим булуына аерым тукталдылар. Чөнки моның куркыныч ут кабуларга китерү ихтималы бар. МТЗ-82 тракторы, пресс-җыйгычлар, чапкычлар һәм башка машиналар мисалында азык хәзерләү техникасына күрсәтмәле техник күзәтү барышында алардан куркынычсыз файдалану мәсьәләләре дә каралды.

Механизаторлар белән сөйләшкәндә куркынычсызлык техникасына, кагыйдәләренә һәм таләпләренә аеруча зур игътибар бирелде. Барлык механизаторларның да үз яннарында медицина аптечкалары булырга тиеш.

Семинарда катнашучылар - ТРның "Гостехнадзор" бүлекләре начальниклары мондый очрашуларның файдалы һәм нәтиҗәле булуын билгеләп үттеләр. Алар әйтүенчә, мондый аралашулар башка районнардагы хезмәттәшләр белән фикер алышу мөмкинлеге тудыра.

Әлеге чараны уздыру өчен "Битаман" хуҗалыгы җитәкчеләренә, белгечләренә һәм механизаторларына шактый көч һәм тырышлык куярга туры килгән. "Гостехнадзор"ның район бүлеге начальнигы Рәшит Гарипов әйтүенчә, семинарны уздырганда аларның бик зур ярдәме тигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев