Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Горур атлый Кавал кызы

Киләчәк... Ул берничә дистә елдан нинди булачак? Хәзерге көнебез үткәнгә, ә үткәнебез ерак тарихка әйләнгән чиктә безне нәрсә көтә? Бу сораулар мәңгелек. Кешеләр аларга гел җавап эзләгән, киләчәккә күз салган, аны төрле хыяллары белән бизәгән. Әлбәттә, һәр кеше искиткеч якты, шатлык-куанычлар белән тулган, кайгысыз киләчәк көтә. Ә аңа ирешү өчен адәм баласының Кичәге һәм Бүгенге юлы булырга тиеш. Меңнәрчә адымнар белән такырланган, ямьяшел үләнне таптап, туган авылның ямьле инеш буйларының гүзәллеген тоеп үткән шул сукмакларга салына кешенең бар гомере, ирешкән уңышлары. Яшьлек эзләре ... Алтмыш чакрымга сузылган сукмак.

Мөхәммәткәримова Гөлгенә Котдүс кызы 1961 нче елның 30 августында Биектау районы Олы Кавал авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Сабый чагыннан урман буйларында сайраган сандугач тавышын ишетеп, йолдыз тулы күк, тулган ай кочагында үсә авыл кызы. 1968 нче елда Мөхәммәткәримовлар Волжск шәһәренә күчеп китәләр. Гөлгенә Котдүс кызы өр-яңа җирлектә беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. Үзебезчә, саф татарча теле ачылган авыл баласына рус мохитенә ияләшеп китүе бик җиңелләрдән булмагандыр. “Булдыклы кеше таштан икмәк чыгарыр” дигәндәй, ярты ел эчендә уңыш арты уңыш өстәлә.

Туган авыл. Мәңгелек төшенчәләр җыелмасы - туган җир, йорт, туфрак - кеше өчен иң кадерле, газиз сүзләр. Алар йөрәкнең иң түрендә саклана. Кайда гына яшәмәсен, гомер кичермәсен, авыл кешесе туган туфрагын юксынып яши. Волжск шәһәрендә ике ел яшәгәннән соң, Гөлгенәнең әти-әнисе дә авылга әйләнеп кайту турында карар кабул итә. Кыз бала укуын Олы Кавал сигезьеллык мәктәбендә дәвам итә. Мәктәп елларында үзен һәрьяклап актив, тырыш, уңган укучы буларак таныта. Шул япь-яшь кенә укучыда оештыру сәләтенең югарылыгын бик тиз сизеп ала мөгаллимнәре. Комсомол оешмасын җитәкләү кебек җаваплы вазыйфа да аңа йөкләнә. Мәктәпне “4”ле, “5”ле билгеләренә генә тәмамлый. Уку дәверендә “саннар дөньясын” үз итә, иң яратып укыганы да математика фәне була. Әти-әни өчен балаларының тырыш холкыннан, үзара дус-тату яшәгәннәрен күрүдән дә олы бәхет юк. Монда да сынатмый кыз бала. Гөлгенә абыйсы, апасы һәм энесе өчен һәрвакыт җан атып тора. Кыз туганы белән яшь аермасы 2 генә ел булганлыктан, бер тамырның ике гөле сыман берегеп үсәләр алар. Газиз әнкәйләре бер тамчы суны урталайга, тигез бүлергә өйрәтә үзләренә. Кием дисәң - бертөрле , эш дисәң -бергә, шатлык-борчу дисәң - уртак ителә һәрвакыт. Кызлар тырыш, ярдәмчел, әтиәниләренә һәр эштә терәк булып торалар. Һәр заманның аның гадәттә үзенең бер шөгыле була. Ул чакларда авылның яше-карты шәл бәйләү белән мәшгуль. Бер-бер артлы буй җитеп килгән балачагалы өйдә бу өстәмә керем дә бит әле. Гөлгенә дә апасы белән бик тиз үзләштерә бу эшне, яшь булуга карамастан, әниләре үрнәгендә куллары хезмәткә ята. Кечкенәдән чисталыкпөхтәлек яраткан Гөлгенә өйдәге тәртип өчен җавап бирә. Апа кеше әтисе белән бергәләп ишегалдында кайнашса, сеңел өйдәге бер генә почмакка да тузан кундырмый. Бала өчен хезмәт төрен дөрес сайлау - гаять катлаулы һәм җаваплы адым. Һөнәр сайлаганда кеше үз язмышын сайлый бит. Күңел үз иткән юл үзеңә ошый һәм шатлык китерә торган булсын, дип юкка гына әйтмиләр. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Гөлгенә Котдүс кызы Казан сәүдә техникумының бухгалтерлык бүлегенә укырга керә. Кулына техникум дипломын алуга “Плодоовощторг” идарәсендә хезмәт юлын башлый. Шул ук елны югары белем алу кирәклеге хакында уйлана. Җаваплы эшеннән тукталмыйча, ел саен имтиханнар тапшырып, үз көчен сыный. Чиксез үҗәтлеге, тырышлыгы , сабырлыгы бәрабәренә читтән торып кооперация институтын тәмамлый. 1984 нче елны Казан егете Рафаэль белән тормыш корып җибәрәләр. Парлы нигездә иң башта баһадирдай егет, аннан соң чәчәктәй кыз бала дөньяга аваз сала. Тормыш дәвамчыларына Тимур белән Лиана дип исем кушалар. Гөлгенә Котдүс кызының хезмәт биографиясендә Казан шәһәренең 2 нче номерлы мәктәбе аерым урын алып тора. Бик тырыш, үз эшен төптән белгән белгечнең даны тиз арада мәркәзебезнең Авиатөзелеш районы мәгариф бүлегенә барып ирешә.

Аны бирегә хисапчы вазыйфасына чакыралар. Шул вакыттан хезмәтнең югары үрләрен яулый башлый ул.

“Мәгариф һәм фән министрлыгы”, “Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы” - шуның якты үрнәкләре. Бүгенге көндә якташыбыз “Идел буе физкультура, спорт һәм туризм” дәүләт академиясендә баш хисапчы булып эшли. Хезмәт дәверендә алган Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм күкрәк билгеләренең иге-чиге юк.

Шәфкатьлелек, гаделлек, игелеклелек тә - Гөлгенә Котдүс кызының холкында чиксез дәрья кебек. Аның кечкенә генә йөрәгендәге олы кешелеклелек сыйфатлары, ярдәмчеллеге искитмәле. “Ярдәм сорап килгән кешегә ул бервакытта да “юк” дип әйтми, берсен дә кире бормый, ничек тә шул проблеманы чишү юлын эзли”, диләр аның хакында авылдашлары. Төпле белем алган туган мәктәбенә дә даими ярдәм итеп тора, күршеләре дә аның күңел киңлеген һәрдаим тоеп яши. Нинди тыгыз заманнарда да район тормышы белән дә кызыксынырга, район үсешенә үзеннән өлеш кертергә өлгерә мәртәбәле бу олуг ханым. Әйләнә-тирәдәге кешеләргә үзенең шифалы нурларын чәчеп торганга күптән инде хөрмәт-дәрәҗәсе бөек. Гөлгенә Котдүс кызының 60 еллык тормыш һәм хезмәт юлы яшь буынга үрнәк алырлык. Һәрберебезгә гомер юлын матур узу өчен үз алдыбызга аның кебек югары әхлакка ия булуны, сайлаган һөнәреңне зур тырышлык белән башкаруны , кешеләрне яратуны максат итеп куеп, шул максатка ирешергә тырышырга кирәк. Тынгысыз җанлы, туганнарының, туган җиренең, авылдашларының кадерен белеп яшәүче якташыбызга киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, эшендә тагын да зуррак уңышлар, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телибез. Кешеләргә эшләгән игелегенең әҗерсавапларына ирешергә язсын. Ә без онытмыйк - киләчәк ул бүген языла.

Гүзәлия ВАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев