Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

ГХМ бәла-казалардан котылырга ярдәм итә

Агымдагы атнада Татарстан республикасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының киң күләмле өйрәнүләре уздырылды. Өч көн буена янгын-коткару гарнизоннары стихиягә каршы көрәш күнекмәләрен сынап карадылар. Өйрәнү- күнегүләр уздыру чаралары Биектау районы территориясендә тәмамланды.

Формалы кешеләрдә гадәтләнгәнчә, барлык гамәлләр дә бары тик команда буенча гына һәм җиренә җиткереп башкарылды. Бөреле тимер юл станциясе янындагы «Костер» балалар лагере территориясендә киң күләмле ведомствоара өйрәнүләр кысаларында табигатьтә күзәтелә торган янгыннар китереп чыгарган гадәттән тыш хәлләрдән килгән зыянны бетерү чараларын сынап карадылар. Алдан билгеләнгән сценарий буенча лагерь территориясендә һәм эчендә балалар булган бина артында янгын чыга. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен балаларны эвакуацияләргә һәм янгынны сүндерә башларга дигән карар кабул ителде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләре уздыра. Ут капкан урыннарны сүндерү өчен вертолет та чакырылган. Вертолет һавада туктап калганнан соң аннан коткаручылар төшә башлады. Бу вакытта өйрәнүләр аздан гына урман өчен чынлап та куркыныч чыганагына әверелми калды.

Вертолет канатларыннан килгән җил ялкынны дөрләтеп җибәрде һәм аның урманга үрмәләү куркынычы артты. Алар үз эшләренең осталары - мондый кыенлыкларга каршы тиз һәм нәтиҗәле итеп көрәшү серләрен беләләр. Шундыйларның берсе - курку белмәс коткаручы Александр Мельников. Ул иптәшләре белән бик җиңел генә күктән төште дә, янгынны сүндереп тә бетерде. Аннары үзенең шактый катлаулы эше турында сөйләде.

- Мин әлеге системада күптәннән эшлим, шуңа күрә куркыныч түгел дисәм, дөреслеккә туры килмәс. Бары юләрләр генә бернидән дә курыкмый, тик бу эшне дә кемдер эшләргә тиештер бит, - дип сөйләде коткаручы Александр Мельников.

Реклама

Мондый өйрәнүләр янгын куркынычы арта торган сезон башланганчы бөтен ил буйлап ел саен уздырыла. Мондый чаралар янгын чыгу куркынычы арта торган чорга шәхси составның эшкә сәләтлелеген сынап карарга ярдәм итә. “Мондый киң күләмле өйрәнүләр ни өчен нәкъ менә Биектау районында уза?” дигән сорауны бирми кала алмадым. -

“Костер” балалар лагере балалар күпләп җыела торган һәм ел әйләнәсендә эшли торган объект булып тора. Биредә кешеләргә куркыныч яный торган гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималы зур, шунлыктан андый вакытта нишләргә кирәклеген алдан белеп тору, чынлыкта булган фаҗигаларның тискәре нәтиҗәләрен киметү өчен әлеге объект сайланды, - дип җавап бирде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дәүләт янгынга каршы хезмәт буенча ТРдагы Баш идарәсе җитәкчесе Константин Чанышев.

Өйрәнүләрдә шәхси составтан 100дән артык кеше, 15 берәмлек автомобиль техникасы һәм бер вертолет катнашты. Алга куелган барлык максатлар һәм бурычлар яхшы итеп башкарылды.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев