Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Геройлар батырлыгы фестивальләрдә чагыла

Шәпше авылы мәдәният  йортында Советлар  Союзы Герое Николай Липатов истәлегенә  хәрби-патриотик фестиваль узды. Чарада Биектау,  Кукмара районнары һәм  Казан шәһәреннән барлыгы 5 мәктәп  укучылары катнашты. Алар барысы да «Юнармия» Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәте әгүзалары булып тора.

Биектауның «Мирасчылар» командасы үзләренең визит карточкаларын бик үзенчәлекле, иҗади яктан бай  итеп әзерләгән иде. Алар Калашников автоматы белән оста идарә итә белүләрен, катлаулы физик күнегүләр ясый алуларын һәм командада күмәклек, бердәмлек  принципларын алга куеп эшли белүләрен күрсәттеләр.

«Яшь патриот» булу – ул сикереп, йөгереп йөрү, мылтыктан ату һәм башың белән кирпеч вату гына түгел.  Ул, иң беренче чиратта, Ватанга, туган җиргә мәхәббәт, үзеңнең үткән тарихыңны, нәсел тамырларыңны белүдән гыйбарәт. «Юнармия» Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәте  - ул ачык хәрәкәт. Анда теләге булган  һәр  укучы керә ала», - ди «Юнармия» Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәтенең Кукмара районы штабы башлыгы Айрат Закиров.

Хәрби-патриотик фестивальнең программасы ике өлешкә бүленгән иде. Беренче өлештә балалар үз командаларының визит карточкаларын тәкъдим иттеләр. Алар командада җырлауда, сафта йөрүдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Ә фестивальнең икенче өлешендә хәрби-тактик уеннар оештырылды. Монда инде яшьармиячеләр  үзләренең физик әзерлекләрен күрсәттеләр.

“Фестивальгә җыелган барлык командалар да уңай тәэсир генә калдыра. Укучылар җитез, үз максатларына таба үҗәтләнеп бара торганнар. Яшьармиячеләр сафлары илебездә елдан-ел арта бара. Бу шатлыклы күренеш”, - дип билгеләп үтте хәрби-патриотик бәйгенең баш судьясы Радик Җиһаншин. Биектау районында гына да 400 дән артык яшьармияче исәпләнә. Шуларның 80 нән артыгы хәрби-патриотик хәрәкәткә быел гына кушылды. Алар районда уза торган барлык чараларда актив катнашып киләләр.

“Мин үземнең яшьармиячеләр сафында булуым белән чиксез горурланам,  - ди Ярослав Бордин. – Миңа бу хәрәкәттә бик ошый. Мин үз илемне, туган җиремне яратам.”

Ачык хәрби-патриотик фестиваль быел беренче тапкыр уздырылды. Киләсе елларда да фестиваль илдә үзенең батырлыгы белән танылган аерым бер Герой исемен йөртәчәк.

Анастасия Миронова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев