Гаскәр кеби тезелеп китәр Урманда чыршы-нарат
Уку елы азагында Бөреле урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары урманга агачлар утырту кебек мөһим акциядә катнаштылар. Мондый күркәм гамәл Бөреле авыл җирлеге һәм Иске Казан урманчылыгы җитәкчеләре ярдәмендә мөмкин булды.
- Без изге гамәлләр эшләргә ашкынып торабыз. Бөтен коллектив белән эшләгәндә дуслык тагын да ныгый, бердәмлек, тупланганлык та арта. Агач утыртуда катнашу - күңелле шөгыль, - диде с 8 “Б” сыйныфы укучысы Ангелина Русинова.
- Агачлар утыртуда катнашуы бик рәхәт. Чөнки шушы кечкенә үрентеләрдән зур-зур чыршылар, наратлар үсеп чыгар һәм алар дистә еллар буена һаваны сафландырып, экологияне яхшыртып торырлар. Без берничә елдан әйләнеп килгәндә алар инде зур агачлар булырлар Һәм без, шушы төз наратларга һәм купшы чыршыларга карап, кайчандыр аларны үз кулларыбыз белән утыртуыбыз турында искә алырбыз. Менә күрерсез - монда бик матур булачак, - дип өстәде Бөреле мәктәбенең 8 “Б” сыйныфы укучысы Рената Мәрданова.
Бөреле авыл җирлегендә агачлар утырту оешкан төстә узды. Бөреле урта гомуми белем бирү мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары үзара матур итеп аралаша-аралаша бик мөһим һәм кирәкле эш башкардылар.
- Бу юлы агачларны 0,5 гектарда утырттык. Чама белән 1,5 меңләп үренте - нарат һәм чыршылар утыртылды, - дип сөйләде Иске Казан участок урманчылыгы мастеры Фәрит Әхмәтгәрәев.
Үрентеләрнең ничек тамыр ныгытулары бер-ике елдан гына билгеле булыр. Агачларга әлеге бурычны җиңеләйтү өчен үрентеләрне яз өчен гадәти булмаган шартларда алып киләләр. Нарат һәм чыршы үрентеләрен транспортта алып килгәндә уянырга өлгермәсеннәр һәм тиешле дымлылыкны югалтмасыннар өчен кар эченә тыгып алып киләләр.
Иске Казан урманчылыгында ел саен якынча 30 меңләп үренте утыртыла. Урманга зыян килмәсен өчен бу эшкә балаларны да җәлеп итәләр. Бу гамәл укучылар утыртылган агачларның үсеп китүе, саклануы өчен җаваплылык сизсеннәр өчен эшләнә.
Галия ИЛДАРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев