Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Галәмгә очарга әзер!”

“Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әле күптән түгел генә галәм киңлекләрен “иңләделәр”. Космонавтика көненә багышланган спорт чарасын балалар шатланышып көтеп алалар. Башта алар үзләренә аерым космолет әзерлиләр һәм чит планетадан килгән Чикомак белән бергә космоска күтәреләләр, галактик тоннельләр аша узалар, йолдызлар атылганны күзәтәләр.

Балалар бакчасында центрифугалар юк, әлбәттә. Аның каравы космоска очу аппаратына юл галәм тузаны буйлап галактикаара тоннель аша сузылган. Нәни космонавтлар очышка бик җентекләп әзерләнгәннәр. Галәмгә күтәрелгән беренче этләрне искә алып, балалар ракетаны “Белка белән Стрелка” дип атыйлар.

Га л ә м к и  ң л е к л ә р е н тикшерүчеләр, скафандр кимәгәнлектән, бик җитез эш иттеләр һәм хәрәкәтчән булдылар. Ә профессионалларга бик авырга туры килә, чөнки аларның махсус киемнәренең авырлыгы йөз килограммнан артып китә. Ә балалар өчен моның әллә ни әһәмияте дә юк, чөнки алар галәм серләрен яхшы белүче - чит планетадан килгән Чикомаки җитәкчелегендә эш итәләр. Ә ул кызларны һәм малайларны космос белән таныштыра, авырлык югалу шартларында үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлата. Үзе яши торган планета турында сөйли. Хәтта лунатикларның космик биюен дә биеп күрсәтә.

Балаларга Юрий Гагаринның барлык хәрәкәтләрен кабатлау, аңа охшау да мәҗбүри түгел. Ә менә корабльдә үзеңә урын алуы бер дә җиңелләрдән түгел. “Бәләкәч” балалар бакчасында галәм турында еш сөйлиләр, аңлаталар, балаларда яңа белем туплауга омтылыш тудыралар.

- Балалар бүлмәнең интерактив уеннар белән тәэмин ителгән почмагын үз иттеләр. Бирегә бик еш киләләр. Ул бакчада беренчеләрдән булып оештырылды һәм балаларның күңелләренә бик тә хуш килде. Нәниләр белән интерактив уеннар белән шөгыльләнгәндә тәрбиячеләр космос темасы белән танышу өчен карточкалардан файдалана алалар, - диде “Бәләкәч” балалар бакчасының музыка җитәкчесе Марина Костюнина.

Һәр өч баланың берсе космонавт булырга хыяллана. Моңарчы белмәгән-күрмәгән киңлекләр романтикасы үзенә магнит кебек тарта. Космонавт өчен һәр яңа көн - яңа сынау, мондый авырлыкларга хәтта спортчылар да түзә алмый. Ә балалар өчен иң мөһиме - өйрәнергә, сынап карарга теләк булу.

- Минем космоста буласым килә. Анда бик шәптер. Йолдызларны да күреп буладыр, - дип үзенең хыялы белән уртаклашты Кәрим Биккинин.

- Галәмгә күтәрелгән космонавтка җиңел түгел. Ул зарядка ясарга, ботка ашарга һәм формадан йөрергә тиеш, - дип сүзгә кушылды Ясминә Сафина.

- Ә мин иң зур йолдызның кояш икәнлеген һәм аның газсыман булуын беләм, - дип, Ян Романович үзенең зирәклеген күрсәтеп алды.

- Мин безнең планетаның сигезенчесе икәнлеген беләм, - дип өстәде сөйләшү азагында Ильнара Алмакаева.

Балалар әзерлек уздылар - алар очышка әзер. Тик хәзер Байконурга бару юлында күтәренке рухны гына югалтмаска иде.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев