Галимҗан Барудиның тууына 165 ел
Биектауның 4 нче мәктәбендә танылган галим, теолог, фәлсәфәче, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, педагог, журналист Галимҗан Барудиның 165 еллык юбилеена багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Чарага күренекле кунаклар, район җитәкчелеге, мәгариф хезмәткәрләре, дин әһелләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Баруди хезмәтләре белән кызыксынган укучылар килде.
Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисенең беренче урынбасары - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы, ТР Мәгариф һәм ф ән минист рлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Мусина Гөлия Фәргать кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең директор урынбасары Габдуллин Зөлфәт Габделмәннәф улы, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Сабиров Нияз Рөстәм улы да бар иде.
Галимҗан Барудины (Галиев) татар халкының беренче милли лидеры дип тә атаучылар бар. Ул 1857 елның февраль башында Казан өязенең Кече Кавал авылында (хәзерге Татарстанның Биектау районында) сәүдәгәр гаиләсендә туа. 1860 елда гаилә Казанга күчеп килә. Аның әтисе Мөхәммәтҗан Галиев заманның алдынгы карашлы кешесе буларак, үз балаларына тиешле белемнәрне бирер өчен малын һәм көчен кызганмый. 1875 елда белемен күтәрү өчен 18 яшьлек Галимҗан Урта Азиягә юл тота. Анда җиде ел укып, дини һәм дөньяви фәннәрне үзләштерә. Революциядән соң да дин эшлеклесе булудан туктамаган Баруди ике тапкыр Россия мөфтие итеп сайлана. Мөселманнар арасында олы абруй казанган татар улына карата, еллар узгач та, ихтирам кимеми. Конференциянең йомгаклау этабында чыгыш ясаучылар Баруди мирасының үзенчәлекле якларын, бәһасен җиткерергә омтылдылар. Гыйлем иясенең күпкырлы эшчәнлеген чагылдырган эшләр Республика районнарыннан гына түгел, хәтта Саратов, Төмән, Ульяновск, Новосибирск, Пермь, Башкортстан, Чувашстан, Мордва кебек 8 чит төбәктән дә килгән. Оештыручылар барлыгы 72 эш кабул итеп алган. Чыгыш ясаучылар арасында, күп еллар якташыбызның тормышын өйрәнеп, рухи мирасын торгызуга зур тырышлык куйган галимнәр дә бар иде. Галимҗан Барудиның зур, дәрәҗәле, киң карашлы, гыйлемле шәхес булуы турында үзенең чыгышында беренчеләрдән булып Нияз хәзрәт Сабиров билгеләп үтте. “Бүгенге конференция бик матур узды. Әлхәмдулиллаһ, бик эчтәлекле чыгышлар ясалды. Шунысы сөендерде, конференциядә укучылар, егетләр һәм кызлар саф татар телендә, әдәби татар телендә чыгышлар ясадылар”, - дип, безгә үз фикерен белдерде Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт.
Барудилар үзләре дә, милләт, белем дип янып йөрүче татарның бөек нәселләренең берсе. 1882 елда Галимҗанның әтисе киләчәктә “Мөхәммәдия” дип аталачак мәдрәсәне төзи. Әлеге уку йортын Галимҗан җитәкли. Аның тырышлыгы белән бу уку йорты илнең иң алдынгы мөселман мәгариф үзәгенә әверелә. Конференциядә галимнең “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендәге зур эшчәнлеге хакында да сүз булды. “Әлбәттә инде, монда Галимҗан Баруди хезмәтләре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе аша татар халкын югарыга күтәрергә тырышты. Чөнки дини белем генә түгел, дөньяви белемнәр дә биреп, шул ук вакытта аны дин белән бәйләп, татар халкын югарыга күтәрү максатын куйды. Мәдрәсәне тәмамлаучылар арасында Галиәсгар Камал, Салих Сәйдәшев, Нәкый Исәнбәт кебек шәхесләрнең булуын да ассызыкладык”, - диде “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин.
Сүз уңаеннан, Биектауның 4 нче мәктәбе бүген Галимҗан Баруди исемен йөртә. Мәктәп коллективы тормышында бөек шәхес һәрчак игътибар үзәгендә.
“Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел “Галимҗан Баруди елы” дип игълан ителгән иде. Безнең мәктәп тә шул елны үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Ике тарихи вакыйганың бергә килүе безнең өчен зур мәртәбә булды. Ачылыш көненнән хәзергәчә районның мәгариф бүлеге белән берлектә Галимҗан Баруди истәлегенә багышланган төрледән-төрле чаралар үткәрергә тырышабыз. Конференциянең максаты - укучыларның игътибарын Галимҗан Баруди шәхесе, аның эшчәнлеге, хезмәтләре, халкыбызның тарихындагы роленә юнәлтү, фәнни-эзләнү эшчәнлегенә тарту. Киләсе елларга аның масштабы тагын да киңәер дип өметләнәбез” - дип ассызыклады Г.Баруди исемендәге 4 нче мәктәпнең милли мәгариф буенча директор урынбасары Нурдидә Гаязова.
Ш у н д ы й т е л ә к л ә р белән мәктәп һәм район мәгариф коллективы быелгы конференциягә матур нокта куйды. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга әзерләнгән дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Чара азагында барлык кунакларны сокландырып, саф татар телендә мәктәпнең “Баруди Fm” радиосы сөйли башлады.
Гүзәлия ВАФИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев