Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Гаилә архивларының кыйммәте бәя биреп бетергесез

Биектау районы гаҗәеп бай һәм кабатланмас тарихка ия. Зур район кечкенә авыл җирлекләреннән тора. Тикшеренүче һәм җәмәгать тормышында актив катнашучы Анита Шаһиева белән сөйләшүебез шундыйларның берсе турында булачак.

- Анита Анатольевна, Дөбьяз авыл җирлеге тарихын сез күптәннән өйрәнәсезме һәм инде нинди кызыклы мәгълүматлар табарга өлгердегез?

- Мин Дөбьязда әле күптән түгел, моннан бер ел элек кенә яши башладым. Бирегә Сургуттан кайттым, ә анда 25 елдан артык музейда хезмәт куйдым, шунлыктан мин тарихның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын яхшы аңлыйм. Биредә яши башлагач та иң элек кайчандыр Дөбьязда эшләгән аяк киемнәре фабрикасы белән кызыксындым. Кешеләр белән аралаша башладым, Биектау муниципаль районы архивында да булдым. Мине аеруча Дөбьяздагы сәнәгать тармагы кызыксындырды. Беренче карашка авыл җирлегендә бары авыл хуҗалыгы белән генә шөгыльләнәләр кебек. Әмма чынлыкта алай түгел. Күп еллар элек Ашыт һәм Иләт елгалары аша гидроэлектростанция салынган булган икән. Инкубатор, фабрика, һөнәрчелек артельләре эшләгән. Биредә әле узган гасырның 20 нче елларында ук аяк киемнәре теккәннәр, алар Суыксу һәм Өнсә авылларында урнашканнар. Тиредән аяк киемнәре тегүдә эшләре бик уңышлы барган. Ә сугыш елларында биредә солдатларның аяк киемнәрен ремонтлаганнар һәм шушы гамәлләре белән тылдагы эшкә бик зур өлеш керткәннәр.

- Сез үзегез генә шөгыльләнәсезме?

- Хәзер миңа кайбер кешеләр киңәшләр бирәләр, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлаталар. Аралашуда уртак тел табарга ярдәм итәләр. Мин моңа бик шат. Күрше авылларда яшәүчеләр дә булыша башладылар.

- Бу бик кызыклы шөгыль бит!

- Әйе, мин күп предприятиеләр буенча мәгълүмат таптым. Әмма алда әле зур эшләр көтә - күп кешеләр янына барасы, материал туплыйсы бар. Очрактан файдаланып, ярдәм сорап мәктәп балаларына мөрәҗәгать итәсем килә. Бәлки “Архивка булыш!” акциясен башлап җибәрү урынлы булыр? Күп гаиләләр, нинди зур кыйммәткә ия булуларын да аңламыйча, бик кадерле архив документларын чыгарып ташлыйлар. Берәүгә дә кирәк түгел икән - алып килсеннәр!

Реклама

- Анита Анатольевна, сез туплаган материаллар бер системага салынамы?

- Әгәр дә нидер табам икән, мин аны шунда ук Биектау районы архивына тапшырам. Документларның чын кыйммәте шунда ачыклана. Әмма кайвакыт кешеләрнең документлар һәм фотосурәтләрне бирәселәре килми, ул чакта мин аларның күчермәләрен алам.

- Кемнең дә булса сезгә мәгълүмат бирәсе килсә, сезне ничек табарга?

- Мин һәркем өчен ачык. Миңа +7 909 036-54-97 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. Мине шулай ук Биектау муниципаль районы архивы аша да табарга була.

- Кызыклы әңгәмәгез өчен сезгә зур рәхмәт! Эзләнү эшендә уңышлар телим!

Әңгәмәне Галия ИЛДАРОВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев